Яшел Үзән

Район башлыгы: «Йортымны МСЗ белән янәшә төзим!» + фоторепортаж

Осиново авыл җирлегенең хисап сессиясе рәсми өлештән халык белән җанлы әңгәмәгә күчте. Алар районда башкарган эшләр өчен башлыкларга рәхмәт белдерде һәм түрәләргә үзләрен борчыган сорауларны бирде.

Әлеге хисап сессия­се экологик активистлар көче белән, чын тамашага әверелде, биредә, хәтта, «Майский» директорына да ябырылдылар. Янәсе, Ганиев үзенең кыяр-помидорлары өчен курыкмыймы?!
Әллә ниткән мутантлар, яман шешнең котырып үсүе, «Майский» һәм кош­чылык фабрикасы ябылу – Осиново халкын бирегә килгән берничә экоактивист әнә шулай куркытты.


Бистәнең үсә барган халкына балалар бакчасы җитми, ә эшкуарлар әле дә куәтле рәвештә торак төзелешен дәвам итә. Бүгенге көндә Осиново җирлегендә 17,1 меңнән артык кеше яши. Өч ел рәттән Карпов исемендәге лицейда гына да 10 беренче сыйныф укучылары җыела, 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге 585 нарасый балалар бакчасына чират көтә – бу кискен мәсьәләне Новониколаевка бистәсендә 80 урынга исәпләнеп төзеләчәк яңа балалар бакчасы өлешчә хәл итә алачак.
Шулай ук җирлек башлыгы Альберт Сәлимов сөйләп узганча, 2019 елда 800 укучыга исәпләнгән лицейның янкормасы кулланышка тапшырылды, юллар, йортлар ремонтланды, яктырту эшләре алып барылды.


Ә быел Осиновода универсаль спорт залы төзелә башлаячак, «Безнең ишегалды» программасы буенча, 25 ишегалдына 140 млн сум юнәлдереләчәк. Су сыйфаты буенча да сораулар бар – аның катылыгы тиешле нормативлардан артып китә, ә бу проблеманы хәл итүгә кимендә 40 млн сум кирәк. Шәхси секторда җир кишәрлекләрен газлаштыру таләп ителә, тротуарлар җитми. Җылылык челтәрләре нык тузган.
Җирлек территориясендә барлыгы 101 торак йорт исәпләнә, шул ук вакытта «Радужный» торак комплексының икенче чиратын салу дәвам итә, бүген анда 7 мең кеше яши, әле тагын 10 катлы 11 йорт төзү  планлаштырылган. Янәшәдә төзүчеләрнең яңа биләмәләрне дә үзләштерү нияте бар. «Удачный» микро­районын сала башлау өчен кирәкле бөтен документлар әзерләнгән, «Рафф» ҖЧҖ ике күпкатлы йортны һәм 100 шәхси йортны сафка бастырачак. Территория ТСЖ форматында кулланылачак.
Аннары җирлек башлыгы Альберт Сәлимов сүзне «Осиново» полиция бүлеге җитәкчесе Ильяр Галиуллинга бирде, ләкин ул сәхнәгә менеп барган арада, барлыкка килгән тынлыктан экоактивист­лар файдаланып калырга тырышты.


– Сесссия регламентына үзгәреш кертергә таләп итәбез, – дип кычкырды чүп яндыру заводына каршы хәрәкәт юристы Елена Бикташева, ләкин Сәлимов регламентны бозмас­ка сорады. «Бирегез сүз! Путинның нәрсә әйткәнен онытмагыз! Халыкны хөрмәт итәргә кирәк!» – дип кычкыр­ды аның артыннан активист.
 Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев исә «сорау-җавап» форматында аралашу башлануын көтәргә тәкъдим итте.


Галиуллин үз чыгышында полиция контролендәге, 20 меңнән артык кеше яшәгән территориядә җинаятьләр санының артуын әйтте (монда Яшел Үзән районының башка авыл җирлекләре дә керә). Полициядә «Радужный» торак комплексына тышкы видеокүзәтү урнаш­тыруга ихтыяҗ бар – анда бер генә видеокамера да юк, бу җинаятьләрне ачуны катлауландыра, аның торышына тискәре йогынты ясый.


Ниһаять, чыгышлар ахырына якынлашты, ә президиум өстәлендә бер өем сораулар язылган кәгазь кисәкләре ята иде.  Аларның күбесендә, җирлек халкы  җитәкчелекне һәм район хакимиятен мактап язган. Боларның барысын да район башлыгы үзе укыды. «Тагын берничә шундый язу килеп чыкса, минем сезгә карата сорауларым туачак», – дип шаяртты Афанасьев, Сәлимовка мөрәҗәгать итеп. Язулар арасыннан – «Яшел Үзән районы башлыгы Казан мэры Илсур Метшин үрнәгенә ияреп, чүп яндыру заводы янында йорт төзиячәкме?» дигәне килеп чык­масынмы?


– Илсур Рәисович әйткән икән, димәк, ул моны һичшиксез эшләячәк. Мин дә аерым ачык әйтә алам, МСЗ төзелеше башланса, Метшин белән янәшә яки Осиновода йорт төзергә әзермен, – дип вәгъдә итте Михаил  Афанасьев.


Залдан торып чыгыш ясаган осиноволыларны МСЗ төзегәннән соң, кош­чылык фабрикасын һәм «Майский» теплица комбинатын, продукциянең сыйфаты начараеп киткән очракта, ябып куймаслармы, дигән сорау кызыксындырды. Елена Бикташеваның мәгълүматлары буенча, Нидерландта МСЗ белән янәшә кош фабрикалары йомыркаларында диоксиннар тапканнар, имештер.
Монда әңгәмәгә «Майс­кий» генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Ганиев кушылды. Ул моңарчы Норвегиядә шундый ук чүп-чар яндыру заводында булганлыгы турында сөйләде, бу оешма 12 гектар теплицаны һәм 18 мең кешелек күрше бистәне җылытып тора икән. Гомумән, Европада МСЗ шәһәрләр үзәгендә төзелгән һәм анда кешеләр 20-30 елга озаграк яши, ди. «Майский» булды, була һәм монда булачак та», – диде директор.
Кошчылык фабрикасын да беркем ябарга җыенмый. Теге яки бу очракта да, ике предприятиенең дә продукциясе сыйфатына завод булу тәэсир итмәячәк, дигән фикер алга сөрелде.


«Бу уйдырма һәм сүз боткасы, монда, хәтта, сүз куертырга урын да юк», – дип өстәде район башлыгы, ә Ганиев продукциянең сыйфатын раслау өчен оныкларының, «уенчыклар урынына кыяр белән беренче тешләрен массажлыйлар», дип белдерде.


Монда Гыйләҗева түзмәде һәм йөгереп сәхнәгә менде, Сәлимовның 80 яшьлек әбиләрне ФСБ белән куркытучы видеоны күрсәтергә тырышты.
«Уйдырмалар сөйләмәгезче!» – дип җавап бирде Осиново башлыгы Сәлимов.
«Мутантлар барлыкка киләчәк, онкология үсәчәк, ә «Ак Барс» йомыркалары һәм «Майский» кыярлары диоксиннар белән сеңдереләчәк!» – дип дәвам итте Гыйләҗева чыгышын.


– Без сезнең позициягә һәм фикерегезгә зур хөрмәт белән карыйбыз. Сезне тыңлыйбыз, очрашабыз, әңгәмәдә торабыз, – дип белдерде район башлыгы. – Тулаем алганда, әлегә курку өчен урын юк, дип әйтә алам, чөнки сез бик яхшы беләсез, төзелешкә документлар бирү турындагы карарны халыкара бәйсез экологик экспертизасы чыгара.
Дүрт сәгать дәвам иткән хисап сессиясе тәмамланды. Сорау бирергә теләүчеләр калмаган иде.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: