Яшел Үзән

«Рамазан чатыры» ачыла

18 июнь көнне Казанның Кабан арты мәчетендә «Рамазан чатыры» ачыла. Монда мөселманнарның кунакчыллыгы һәм күп гасырлык мәдәнияте белән танышып булачак.

Сирәк очрый торган хәйрия һәм мәдәни-мәгариф проекты - әлеге чатырның ишекләре һәркем өчен ачык, ди оештыручылар. Кешенең нинди милләттән һәм диннән булуы мөһим түгел. «Рамазан чатыры» 15 июльгә кадәр эшлиячәк.

Бу көннәрдә бай эчтәлекле программалар уздыру көтелә. Гомумән алганда, чатырда 6 меңнән артык кешенең кунак булуын көтәләр.

Әлеге күркәм чараны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Республика Хөкүмәте һәм Казан мэриясе ярдәме белән Кабан арты мәчете оештыра.

Ачылыш тантанасы 20:00 сәгатькә билгеләнгән.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: