Яшел Үзән

Рамазан аенда игелекле гамәл

Республикада «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин инициативасы белән #ПодпишиРодителей#ПодпишиБлизких хэштегы белән «Әти-әниеңне, якыннарыңны Татарстан ММЧ на яздыр» акциясен бик күп җитәкчеләр хуплап чыкты.

Алар арасында Яшел Үзән муниципаль район башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев тә бар.
Фоат Нәҗмиевич «Яшел Үзән»дә басылган барлык язмалар белән танышып бара. Еш кына үз фикерен дә белдерә. «Яшел Үзән» журналистлары газетага язмалар әзерләгәндә дә күп вакыт аңа мөрәҗәгать итәргә тырыша. Компетентлы җитәкче бервакытта да баш тартмый. Бүген дә ул «Яшел Үзән»не шәһәребезнең имамнары һәм Карамалы Тау имамы адресына яздырды. Рамазан аенда бик игелекле гамәл.
Сүз уңаеннан, бүген Фоат Шәмсиев үзенең туган көнен билгеләп үтә. Без, редакция коллективы, аны котлыйбыз һәм туган төбәгебез халкының тормышын яхшыртуга куйган намуслы хезмәтендә тагын да зуррак уңышларга ирешүен телибез.
«Яшел Үзән»гә язылу бәясе - 585 сум.
Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: