Яшел Үзән

Рамазан аена кагылышлы хәдисләр

Пәйгамбәребез с.г.в. болай дип әйткән: «Ураза тоткан кешенең йокысы – гыйбадәт, эндәшмәве – тәсбих, гамәле – даими, догасы – кабул ителгән, гөнаһысы гафу ителгән булыр».

Әбү Үмәмә (р. г.) болай дигән: «Мин бер тапкыр пәйгамбәребезгә (с.г.в.) килеп: «Әй Рәсүлүллаһ! Мине җәннәткә кертәчәк берәр гамәл әмер ит миңа», – дидем. Ул миңа: «Ураза тотуны дәвам ит, чөнки аңа тиң булырлык башка гамәл юк», – дип әйтте.

Гомер буе адәм баласының нәфесе белән аңы көрәшә. Без үзебезнең нәфес артыннан кууыбыз белән түбәнгә тәгәрибез. Ә менә Рамазан ае нәфесебездән өстен икәнебезне, аны җиңә алуыбызны күрсәтергә мөмкинлек бирә. Пәйгамбәребез с.г.в.: «Безнең һәркайсыбызның нәфесе бар. Әгәр без шушы нәфесебезне җиңсәк, олы җиһадта җиңүчеләр булырбыз», – диде.

Рамазан аенда ураза тотучы кешене ашату да бик изге вә әҗер-саваплы гамәл булып санала. «Кем дә кем ураза тотучыны авыз ачтырса, яки ифтар мәҗлесе оештырса, ураза тоткан кешеләрнең савабы ул кешегә дә язылыр, әмма ураза тотучының савабы һич тә кимемәс», – диелә хәдистә.

Пәйгамбәребез с.г.в: «Әгәр дә кешеләр Рамазан аенда нәрсә бар икәнлеген белсәләр, аның ел буе булуын теләрләр иде», — диде.
Шуңа күрә Рамазан аеның нинди кадерле вә изге ай икәнен  истән чыгармыйк.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: