Яшел Үзән

Раифа ирләр монастыре наместнигы читтән килгән кеше булачак

Раифа ирләр монастыре наместнигы читтән килгән кеше булачак.

Раифа ирләр монастыренең яңа номестнигы шундагы монахлар арасыннан булмаячак. Бу турыда Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан "Татар-информ" агентлыгына шулай дип белдерде.

"Бу инде минем эш. Кайчан сайлана (кандидатура) - шунда ук белерсез. Әлегә карар кабул итмәдем, күзәтәм, сайлыйм." - диде ул. Митрополит белдерүенчә, барысын да үзагымына куймыйча, ул Раифа монастыре белән әлегә үзе идарә итә.

"Мин анда көн саен булам. Үзем идарә итәм, кемнең нәрсә булдырганын күзәтәм. Анда күз күрер", - дип ышандырды митрополит.

Исегезгә төшерәбез: Раифа номестнигы архимандрит Всеволод (Захаров) 20 августта 58 яшендә үлеп китте һәм икенче көнне үк Раифа зиратына җирләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: