Яшел Үзән

«Җәүһәр» ялтырамаса, хәтер тоныкланыр

Узган җәйдә 2нче республика фольклор фестивалендә Осиново авылы мәдәният йортының «Җәүһәр» коллективы республиканың иң яхшы сигез фольклор ансамбле арасына керде. Осиново авыл җирлегендә мәдәният торышы бөтен авыл җирлекләре өчен дә үрнәк диясе килә. Бер генә район чаралары да шушы авыл үзешчәннәре чыгышыннан башка узмый. Үз эшенә нык бирелгән, бөтен күңелен...

Узган җәйдә 2нче республика фольклор фестивалендә Осиново авылы мәдәният йортының «Җәүһәр» коллективы республиканың иң яхшы сигез фольклор ансамбле арасына керде.

Осиново авыл җирлегендә мәдәният торышы бөтен авыл җирлекләре өчен дә үрнәк диясе килә. Бер генә район чаралары да шушы авыл үзешчәннәре чыгышыннан башка узмый. Үз эшенә нык бирелгән, бөтен күңелен биреп эшли мәдәният хезмәткәрләре бу якларда. Резидә Нурәхмәт кызы Александрова үзе дә тынгысыз, башкаларга да йокымсырарга ирек куймый. Ул оештырган «Сөмбел» кызлар ансамблен районда гына түгел, республикабыздан читтә дә беләләр иде, бик күп бәйгеләрдә катнашып абруй казандылар чөнки. Инде менә «Җәүһәр» ялтырап китте.
Резидә Нурәхмәтовна оештырган фольклор коллективының исеме юкка гына «Җәүһәр» дип аталмаган. «2010 елда беренче республика фольклор фестивалендә катнашканда бары тик үзебез җирлеккә генә хас булган халкыбыз мирасын эзләп табарга кирәк, дигән фикергә килдек. Район авылларына экспедицияләрдә йөреп шуны аңладык: безнең авыл җирлекләрендә дә татар халкының энҗе-мәрҗәннәрдәй сибелгән (онытылып барган), әмма җәүһәр таш булып ялтырарлык җыр-биюләребез бар. Шуңа да без «Җәүһәр», - ди коллектив җитәкчесе Резидә ханым.
Коллектив гел эзләнүдә. Экспедицияләрдә йөргәндә 30-50нче елларда язылган җыр дәфтәрләрендә күпме халык такмаклары, уеннар табыла. Алар авыл картларының хәтер сандыкларыннан шактый мәгълүмат тартып чыгара алган. «Так калыш», «Чүпләм бию», «Каеш сугышы» уеннарын безнең якларда кайчандыр яратып уйнаган булганнар. Бер бөртек энҗедән муенса җыелган кебек, ел дәвамында «Җәүһәр» өчен шактый зур материал тупларга өлгерәләр. Һәм барысын бергә җыеп, эшкәртеп, сценарий төзегәч, Тау ягында XIX гасырда популяр булган Кушкапка уеннары барлыкка килгән дә.
Ни өчен «Кушкапка уеннары», ул нәрсәне аңлата?
Белгәнебезчә, татарның милли бәйрәме Сабан туе беренче тапкыр К.Фукс хезмәтләрендә телгә алына. Ә аңа кадәр шушы ук галим 1817 елда «Казанские ведомости» газетасы битләрендә татар халкының милли уеннары, шул исәптән Кушкапка уеннары турында да язып чыга. Яз җитү белән татар авылларында кыр капкасы янында җомга кич Җыен җыела торган булган. Печәнгә төшкәнче уйнала торган кичке уеннарда кыз күзләгәннәр, вәгъдә бирешкәннәр. Яшьләр уенга иң матур күлмәкләрен, камзулларын, читек-кәвешләрен, фәкыйрьрәкләре тула оекларын, яңа чабаталарын киеп килгән. Капма-каршы әйтелгән такмакларда халкыбызның тапкырлыгы, уен-көлкегә хирыслы, уңганлыгы-батырлыгы чагылган. Шунысы кызык, җыеннарга күрше авыл яшьләре дә килә торган булган. Капма-каршы такмак әйтешкәннәр.
Стенада калын көзге, Ямьле күрсәтә йөзне.
Сез онытсагыз да безне,
Без онытмадык сезне.
Монда, Сабан туендагы шикелле, дәртле (спорт уеннарын хәтерләткән) уеннар юк. Мондый уеннарның үз максаты бар: рухи, егет-кызлар арасында чиста, әхлакый мөнәсәбәтләр тәрбияләү.
Җәүһәрлеләр дә шул заманнарны чагылдырган иске киемнәрне күрше-тирә авыл мәдәният йортларыннан бөртекләп җыйган. Менә шулай тырыша торгач, тулы бер программа төзегән һәм алар аның белән тирә-як авылларга да чыккан.
Төп максатлары фольклор сәнгате мисалында яшьләрне тәрбияләү. Нәкъ менә такмак-әйтемнәр аша яшь буын халыкның җанын тоя, җыр-биюләр аркылы үзендә әхлак тәрбияли. Бер яктан әлеге программа онытылып барган традицияләрне искә төшерсә, икенче яктан яшьләрне тәрбияләүдә менә дигән чара. Монда проектта катнашкан яшьләр генә түгел, тамашачы да тәрбияләнә. Концертлардан соң тамашачыларның коллектив әгъзалары белән аралашуы шуны күрсәтә. Туйды халык шыр сөяк, ялангач артистка, хатын-кызга охшаган күпертмә иренле, кыйгач кашлы артистларның фонограммага авыз ачып торуларыннан. Алар халыкчан тамашаларга сусау. Шуңа күрә дә Осиновоның «Җәүһәр» фольклор коллективының һәр чыгышын яратып, көтеп алалар.
Ә планнары зурдан. Бу юнәлештә тикшеренүләрен дәвам итү, XIX гасыр башына ярашлы костюмнар тектерү, шул вакыттагы музыка инструментларын өйрәнү, аларны ясау яки сатып алу, бу уеннарның яңа төсмерләрен табу өчен районыбызның ерак авылларына экспедициягә чыгу, шунда ук чыгышлар ясау, алга таба Кушкапка уеннарын тулысы белән торгызу. Моның өчен башка төбәкләрдән фольклор коллективларын чакырырга мөмкин. Мондый чаралар үткәрү Резидә Александрова кулыннан килә торган эш. Тәҗрибәсе, җегәре, энергиясе бар чөнки. Яшел Үзән муниципаль районының мәдәният идарәсендә дә төшеп калганнар утырмый.
Гүзәл Минһаҗева

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: