Яшел Үзән

«Һәр балам – җылылыгым, яктылыгым минем»

Ана кешенең мәхәббәте, мәрхәмәте, игелеге чиксез. Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче Ирина ханым Мордовченконың җылысы һәм ялкыны үз сабыйларын гына түгел, хәтта чит балаларны җылытырга да җитә.

Гаилә утын сүндермичә, ялкын өстәп торучы Ирина— искиткеч киң күңелле, көләч, ихлас кеше. Әңгәмә барышында ник шунда үзе турында, «мин мондый, мин андый», дип шапырынып, мактанып утырсын! Һәр сүзе, «балаларым», дип башлана, һәм алар хакында төгәлли дә. 
Бүгенге заманда, гаиләләр иң күбе ике бала белән чикләнгәндә, 5 баланы тәрбиягә алырга ничек батырчылык итте икән Ирина?
– Дүрт балабыз үсеп буйга җиткәч, ирем Сергей белән балаларны тәрбиягә алу хакында уйлана башладык. Ирем бала җанлы кеше, сабыйларның шат, шау-гөр килеп йөрүләреннән башка тора алмый ул. Опека бүлеге хезмәткәрләре безгә Максимилиянны (гаилә әгьзалары аның исемен кыскартып Ян дип йөртә) тәкьдим иттеләр. Аңа бары 2 яшь иде, мәхәббәт, җан җылысы сораучы зур зәңгәр күзләреннән йөз чөереп булмады. 
Яннан соң гаиләдә бер-бер артлы Сева, Паша пәйда була, 2008 елда исә бер яшьлек Максимны опекага ала Шубин-Мордовченколар. 
– Киров өлкәсеннән Татарстанга без балаларыбыз артыннан күченеп килдек. Олы улым хәзер Казанда яши. Аның биредә үз фирмасы бар. Тора бара кызым да гаиләсе белән күченеп килде. Киров өлкәсендәге өч бүлмәле фатир безнең өчен нык кысан иде, ә моның чаклы гаилә әгьзасы белән киңрәк, зур фатир теләдек. Татарстанда фигуралы шуу буенча яхшы тренерлар булуын да белештек. Киров-Чепецктагы фатирыбызны саттык та, Яшел Үзәндә 8 сутыйлы йорт сатып алдык.
– Ни өчен Казанны түгел, ә Яшел Үзәнне сайладыгыз?
– Без күчүне планлаштырганда, Казандагы торак өчен акча җитмәячәген аңладык. Зур шәһәрдән ерак урнашмаган, боз сарае янында булырга тиешле урын эзләдек. Чөнки, ул вакытта безнең сабыйларыбыз фигуралы шуу белән шөгыльләнә иде инде. Яшел Үзәндә яхшылар рәтендә йөрүче боз сарае «Ледокол» бар икән. Тәвәкәлләдек тә, бирегә күчендек, – ди Ирина. 
Әлбәттә, төрлесен ишетергә туры килә Ирина белән Сергейга. Акча өчен бала алганнар, дигән җан өшеткеч сүзләр күңелләрен телгәли аларның. 
– Мондый акыллыларга — үзегез дә алып карагыз соң, акчаны көрәп эшләрсез, дип әйтәсем килә, – ди Ирина тирән сулап. – Төплерәкләре аңлый торгандыр инде: балалар хисабына беркайчан да акча эшләп булмый, киресенчә, аларга түгәсең дә, түгәсең – көчеңне, вакытыңны, акчаңны...
– Менә шул хакта җентекләбрәк сөйләсәгез иде, Ирина.
– Һәр нормаль кеше балалар өчен җанын фида кылырга әзердер, минемчә. Ата-анасы назыннан мәхрүм калган сабыйның күзендәге сагышны, әйтеп бетерә алмаслык бәхетсезлекне күргәч, йөрәк әрни, җан сыкрый. Бу бит табигый түгел: балаларның күзе шатлыктан балкып торырга, авызлары ерык булыр га тиеш! Кечкенә иңнәренә төшкән күтәрә алмаслык кайгы-хәсрәттән алар вакытыннан алда картайган кебек тоела. Моны күрүе бик читен. Тәннәр чымырдый. Без дә, шуның чаклы бала алырбыз дип, һич тә уйламаган идек. Әлеге сабыйларның туганнары бар бит, тома ятим түгелләр, аларны кирәксез дип санап, хөкүмәткә тапшырган кешеләрнең йөрәкләре таштыр, мөгаен?! 
Беренче көннән үк балалар Иринаны «әни» дип атап йөртә, бу үзеннән үзе килеп чыга, тулы түгәрәк гаиләдә шулай булырга тиеш тә. 
– Сез нинди әни: таләпчәнме, йомшакмы? Зыян иткән яки шуклыклары өчен балаларны шелтәлисезме?
– Мин бик таләпчән әни, әмма балаларның һәрберсе аларны ничек яратканымны белә. Гаиләбезгә чит кешеләр күзлегеннән карыйбыз. Бездә кычкырынучы, тавыш, гауга чыгарып йөрүче юк, ирем Сергей элекке хәрби. Шуңа гаиләдә, беренче чиратта, дисциплина, тәртип, үзара дустанә мөнәсәбәт алга сөрелә. Әлбәттә, һәр гаиләдәге сыман, шуклыклары өчен тиргәргә дә, шелтәләргә дә туры килә. Ләкин бу бик сирәк. Ешрак аларга нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнен, нәрсәне эшләргә ярый, нәрсәне ярамый икәнлеген, тавышны күтәрми генә, яхшылап аңлатырга тырышам. Күңелләрен яраламый, мин-минлекләренә кагылмый, үпкәләтми генә.
– Бу җаваплы һәм авыр эшкә алынуыгызга үкенгән чакларыгыз бармы?
– Юк, үкенмибез. Шушы хәрәкәт, ыгы-зыгы, балалар турында хәстәрлек күрү - болар барысы да безгә кирәк. Алардан башка

тормышның мәгънәсе юк кебек. Балаларның күбесе гаиләбезгә килеп эләккәндә, җитлексез, иммунитетлары какшаган иде, чир өстенә чир...Шуңа ирем, иң беренче нәүбәттә, аларның сәламәтлеген ныгытуга йөз тотты. Сабыйларны фигуралы шуу буенча, хоккей, бокс, каратэ спорт секцияләренә бирдек. Менә шуннан соң аларга җан керде сыман. Иң элек фигурачы Сева, Ян, шуннан соң Пашаның уңышлары пәйда булды. 

Һичшиксез, ата-аналар өчен малайларның спорттагы казанышлары икенче урында, иң мөһиме – физик яктан ныгу, чыныгу. Элек авырудан башы чыкмаган балалар бүген, шөкер, төз, көр, иң авыр күнегүләрдән саналган «ласточка», «мостик» ясыйлар, шпагатка утыралар...
– Максимильяныбызга хәзер 14 яшь, ул фигуралы шуу буенча кандидатлыкка мастер. Аның яшьтәше Артур исә, җилкәнле спорт буенча икенче спорт разрядка ия. 12 яшьлек Дима һәм төпчегебез Саша-Александр бию белән шөгыльләнә. Максим шорт-тректагы (инглиз теленнән тәржемә иткәндә, кыска юлны аңлата, тимераякта шууның бер төре) казанышлары белән мактана ала, малайга 11 яшь, – ди Ирина.
Спорт белән ныклы рәвештә шөгыльләнүгә алынганчы, Сергей белән Ирина иң элек аларның кызыксынуларына, бар вакытлары нигәдер багышланган булуы хакында уйлап эш итә. 
– Киләчәктә тормыш юлларында кирәк булырлык шөгыль булсын, хезмәт, эш күнекмәләре алып үссеннәр дип тырыштык, – ди гаилә башлыгы Сергей. – Малайлар булачак ир-атлар, бар яктан да килгән булырга тиеш. Спорт дисциплинасы аркасында укуда да алдынгы егетләр. Артур һәм Данил 4 һәм 5 кә генә укый, ә Ян – отличник. 
Бүгенге көндә Максим һәм Максимильян әтиләре белән Санкт-Петербургта яши һәм Питерның спорт мәктәпләрендә күнекмә алалар. Вакытлары булганда, бирегә, авылга кайталар. 
Максим 357нче Олимпия өметләре интернат-мәктәбендә шорт трек бүлегендә, ә Максимильян атаклы тренер Руковицин җитәкчелегендә фигуралы шуу академиясендә шөгыльләнә. Аның уңышлары сөенерлек, төрледән-төрле фигуралы шуу буенча ярышларда беренчелектөн төшми ул. 
– Ян һәрдаим үзен күкләргә чөеп мактаганны ярата. Җылылык, сөюгә, игьтибарга мохтаҗ балалар, гадәттә, үзен шулай тота. Шуңа чама хисен белеп кенә аны мактыйбыз да, сөябез дә, – ди Ирина. 
Максимильянның казанышлары борынны күккә чөярлек шул, 2017 елда дөньякүләм танылган Этери Тутберидзе төркеменә күчә, ярышларда аның җитәкчелегендә 3 аксель сикергән беренче Россия фигуристы. Әлеге тренер канаты астында Мәскәү Кубогы призеры була. Бу сезонда Максимильян Санкт-Петербургның җыелма командасы әгъзасы икән. 
Ирина ханым белән сөйләшкәндә мин аның балаларының уңышлары хакында шулай дулкынланып, ялкынланып сөйләвенә шаккаттым. Бу ачык йөзле, мөлаем ханымның мәхәббәте ташып тора һәм тирә-юньдәгеләрне камап, колачлап ала. Шунысын әйтим, аның һәрбер юанычы, җимеше булган балалары йөрәкләрендә бу ханымнан күчкән ялкын, җылылык бар һәм бу яктылык беркайчан да югалмаячак. Үсеп, гаилә коргач, алар аны үз балаларына да бүлеп бирер. Ирина ханым бит моны аларга үз мисалында күрсәтә: җылылык, яктылык башкалар белән бүлешкәннән кимеми, арта гына...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: