Яшел Үзән

Пычак-чүкеч белән коралланган ирне атыш кына туктаткан

22 июльдә 10 сәгатьләр тирәсендә эчке эшләр бүлегенең патруль-пост хезмәтенә Паратская урамында кулына чүкеч тотып канга баткан ир йөрүе турында хәбәр иткәннәр.

Урынга барып җиткән полицейскийлар шортик кигән бер исерек ирнең пычак һәм чүкеч тотып йөгереп йөрүен күргән. Полицейскийлар аны тынычландырырга тырышса да, ул аларның таләбенә буйсынмаган. Полицейскийлар аңа карата "Резеда-М" газын кулланып караган. Әмма җәмәгать тәртибен бозучы үзен агрессив тотуын дәвам иткән, урамда йөрүчеләргә куркыныч тудырган. Өстәвенә, велосипедлы малайга таба бара башлаган. Нәтиҗәдә патруль-пост хезмәте хезмәткәрләре "Полиция турында"гы законга ярашлы рәвештә табель коралыннан ирнең аягына дүрт тапкыр атарга мәҗбүр булган. Шуннан соң гына ир чүкече белән пычакны ташлаган. Аннан соң ашыгыч медицина ярдәме хезмәте чакыртылып, аны дәваханәгә озатканнар. Бу 35 яшьлек ир элек тә берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылган булган. Хәзер әлеге эш буенча материаллар районара тикшерү бүлегенә тапшырылган.

Лилиана Куликова, Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: