Яшел Үзән

Путин Яшел Үзән районына эшкә күчте

2020 елның 12 февралендә Татарстан Республикасы буенча 8нче Федераль салым хезмәтенең Яшел Үзән районара инспекциясенә яңа җитәкче билгеләнде.

Ул – Алексей Евгеньевич Путин.
Алексей Путин 1967 елның 8 февралендә туган. 1993 елдан дәүләт салым инспекторы булып эшли, 2002 елдан җитәкче урынбасары, ә 2010 елдан Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәтенең 4нче Лаеш районара инспекциясен җитәкли.

Бүген яңа җитәкчене коллегаларына район башлыгы Михаил Афанасьев һәм Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Миләүшә Камзеева тәкъдим итте.

- Лаеш районы салым инспекциясе җитәкчесе буларак, Михаил Павлович белән күп еллар тыгыз элемтәдә эшләдек. Лаеш кына түгел, гомумән район нык күтәрелде. Монда, әлбәттә, Михаил Павловичның хезмәте зур. Биредә дә бер команда булып эшләве күпкә җиңелерәк булыр дип уйлыйм, - дип әйтте Алексей Евгеньвич.

 

Илсөя Завилейская фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 12 февраль 2020 - 17:19
    Без имени
    Лаешрайоныкүчепбетәахрысы
  • 12 февраль 2020 - 15:23
    Без имени
    2 Путин перебор булмыймы сон ул?)