Яшел Үзән

Профилактика эшенә торак хезмәткәрләре дә җәлеп ителә

Торак йортлар буенча профилактик рейдларга янгынга каршы хезмәт хезмәткәрләре бөтен мөмкинлекләрне һәм эш ысулларын кулланырга тырыша.

Яшел Үзәндә бу эшкә  өстәмә рәвештә үз теләкләрне белән килгән кешеләрне, “01” хезмәте ветераннарын, МЧС кадетларын һәм башкаларны җәлеп итәләр. Янгын сүндерүчеләр моңа хәзер торак өлкәсендә эшләүчеләрне дә чакыра башлады.

 

Шушы көннәрдә ЯҮМР буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге һәм Татарстан Республикасы буенча ФПСның 8нче отряды җитәкчелеге “Торак комплексы” Идарәче компаниясе” хезмәткәрләре белән инструктив өйрәнүләр уздырды. МЧС хезмәткәрләре алар аша халыкка  янгын куркынычсызлыгы чараларын җиткерергә җыена. Торак өлкәсе хезмәткәрләре белән элемтәне МЧС хезмәткәрләре күптән урнаштырды инде.  Алар бергә рейдларга чыгып, уңышсыз гаиләләр яшәгән фатирларда еш була.

Инструктив өйрәнүләр барышындва ОНДиПР җитәкчесе Радик Ардыханов янгыннар буенча булган  фактларны искә төшерде, көзге-кышкы чорда  янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлешенең мөһимлеге  турында сөйләде. Ул үз чыгышында МЧС хезмәткәрләре дип ялганлап янгын датчиклары куеп йөрүче мошенниклар турында да аңлатып узды. Боларның барысын да халыкка, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләргә аңлатырга кирәк.

– Мондый өйрәнүләр торак өлкәсе хезмәткәрләре өчен бик кирәк, – дип исәпли “Торак комплексы” Идарәчел компаниясе” ширкәте директоры  Татьяна Шибалова. – Без халык белән даими аралашып торабыз, аларга электр һәм газ җиһазларыннан файдаланганда иминлек кагыйдәләре үтәү кирәклеге турында аңлатабыз.

Резидә Йосыпова

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: