Яшел Үзән

Президент ничек йөзә?

Иртәгә, 7 июльдә Зөя елгасы акватория­сендә SVIYAGA SWIM-2018 ярышлары булачак.

Стартка 500 татарстанлы һәм кунак­лар  белән бергә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров, район башлыгы Александр  Тыгин  һәм башка рәсми затлар чыгачак. Президент 1,5 км  дистанциягә йөзәргә уйлый. Ярышка Россиянең 9 төбәгеннән киләчәкләр.
SVIYAGA SWIM-2018 ярышы TIMERMAN бренды Татарстан спорт чаралары серия­сеннән  ачык суда бердәнбер  ярыш. 3,5 км ярышка старт  – 10 сәгать 30 минутта, ә 1,5 км га 15 сәгатьтә бирелә.
Ярышлар турында тулырак информация www.timerman.org рәсми сайтында.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: