Яшел Үзән

ПОЗиС ветераннары актив

Яшел Үзәндә Бердәм Росия көнендә иң актауль, көн кадагына суга торган мәсьәләләр мөгаен Дәүләт Советы депутатларының ПОЗиСта ветераннар белән очрашуында күтәрелгәндер, чөнки ветераннар - җәмгыятебезнен иң актив әгъзалары. ПОЗиСның элеккеге хезмәткәрләрен барысы да - ЖКХ хезмәтләре өчен бәяләрнең артып торуы, "Хезмәт ветераны" таныклыгын алу, сугыш чоры балаларына дәүләт ярдәме, шәһәр...

Яшел Үзәндә Бердәм Росия көнендә иң актауль, көн кадагына суга торган мәсьәләләр мөгаен Дәүләт Советы депутатларының ПОЗиСта ветераннар белән очрашуында күтәрелгәндер, чөнки ветераннар - җәмгыятебезнен иң актив әгъзалары. ПОЗиСның элеккеге хезмәткәрләрен барысы да - ЖКХ хезмәтләре өчен бәяләрнең артып торуы, "Хезмәт ветераны" таныклыгын алу, сугыш чоры балаларына дәүләт ярдәме, шәһәр уртасындагы тузган тораклардан күченгәндә дәүләтнең торакларны сатып алу бәясе кызыксындыра. кызыксындыра гына түгел, бу сорауларга алар җавап бирүне таләп итте. Ә сорауларга җавапларны Халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Татьяна Ларионова бирде. Пенсия фонды җитәкчесе Марсель Имамов ветераннарга дәүләтнең пенсия реформасы турында аңлатты.
Очрашу ике як өчен дә файдалы булды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: