Яшел Үзән

“Полукамушки”да тагын янгын чыккан

22 мартта көпә-көндез Кызыл Тыкрык урамындагы кеше яшәми торган 2 катлы йортта янгын чыккан.

Нәтиҗәдә 9нчы йортның 73 кв.м мәйданына зыян китерелгән. Янгын сүндерүчеләр утны сүндерергә санаулы минутлар эчендә килеп җитсә дә, “Полукамушки” йортлары иске һәм 2нче каты бүрәнәдән булганга күрә тиз яна һәм сүндергән вакытта да аерым кыенлыклар белән очрашырга туры килә. Зыян күрүчеләр юк.
Яшел Үзәннең күзәтчек хезмәте инспекторлары янгынның ут төртүдән чыгу ихтималын күз уңыннан төшерми. Ничек кенә булмасын, сәбәбе ачыкланмый калмас.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: