Яшел Үзән

Полицейский формасындагы Кыш бабай балалар янында кунакта (+фотолар)

"Полицейский Кыш Бабай" акциясе кысасында Карамалы Тау полиция бүлегенең участок уполномоченные Фирнат Борһанов агымдагы елның 18 гыйнвары төнендә үзе коткарган 10 яшьлек Егор янында кунакта булды.

Исегезгә төшерсәк, бу елның 17 гыйнварында кич белән Борһанов Шырдан станциясе районындагы тимер юлда машинист күргән малай турында хәбәр ала. Ул шунда ук Чувашиянең линия бүлеге хезмәткәре Евгений Андреев һәм тимер юл хезмәткәре белән берлектә машинист күргән юлда калган ялгыз малайны эзләргә чыга. Эзләүләргә көчле буран комачауласа да, полицейскийлар тимер юл тармагы янындагы бөтен бакчачылык җәмгыятьләрен эзләнүче малай алай-болай җылынырга кермәдеме икән дип тикшерергә тотына. Шулай булып чыга да. Малайны алар бер өй янында аңсыз хәлдә табып алалар. Полицейскийлар аны үзләренең киемнәренә төреп, беренче ярдәм күрсәтеп, дәваханәгә илтәләр. Баланың кул аяклары бик нык өшегән булып чыга. Әмма беренче ярдәм вакытында күрсәтелү сәбәпле ул озакламый терелә дә башлый. Ачыкланганча, бу малай Албаба станциясе янында яшәгән әбисенә кунакка дип шәһәрдән кич белән чыгып китә. Электричкага соңга калуы сәбәпле ул юлын җәяүләп дәвам итә... Әгәр дә аны күрүчеләр һәм коткаручылар булмаса, малайны коткарып калу мөмкин дә булмас иде.

Шул вакыйгадан соң бер ел узгач Кыш Бабай, Кар Кызы белән берлектә участок инспекторы Егорның әбисе яшәгән тулай торакка кунакка килде.

Участковый малайга һәм аның ике туганына татлы бүләкләр тапшырды, аның укуы белән кызыксынды. Шул ук көнне Фирнат Борһанов әкият пресонажлары, ПДН инспекторлары белән бергә бүләкләрне һәм уенчыкларны күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, шулай ук "Гнездышко" социаль приютыннан дәваханәгә эләккән балаларга да барып тапшырды.

Акция көннәрендә Кыш бабай 200 дән артык бала янында кунакта булырга җыена.

Лилиана Куликова.

PS. Быел Эчке эшләр министрлыгының "Полицейский Кыш Бабай" акциясе 19 декабрьдә старт алды. Беренче тапкыр ул 10 ел элек булып, Татарстан тәҗрибәсен Россиянең башка регионнары да күтәреп алган иде. 2011 елдан бирле "Полицейский Кыш бабай" акциясе Бөтенроссия дәрәҗәсен алып, авыр хәлдә калган балаларга бүләк өләшү традициягә әйләнде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 23 октября 2017 - 14:24
    Защити себя!
  • Тормышыгызда нәрсәләрне үзгәртер идегез?
    Проголосовало 5 человек
  • Мин авылны сайлыйм!
  • «Ашыгырга ярамый, без бит балаларны йөртәбез!»
  • Яшел Үзәндә төрле милләт балалары татар телендә шигырьләр укыды
  • «Дуслар чабышы» Маяк спорт комплексында узды
  • Бакырчыда Мәүлид бәйрәме
  • Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиясендә ничек бәйрәм иттеләр?
  • Авыр атлетлар кабат Яшел Үзәндә
  • Бакырчыда каз өмәсе
  • Яшел Үзән полициясе бәйрәм итте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Газовикларның риск зонасына васильеволылар да эләгә
  • 23 апреля 2018 - 11:06
    Яшел Үзән балалары сынатмый
    Узган җомгада “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында “Созвездие-Йолдызлык” ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең гала-концерты узды.
    40
    0
    0
  • 20 марта 2018 - 15:31
    Игътибар! Түбән Урысбага авыл җирлегенә сәркатип кирәк.
  • 1 ноября 2017 - 10:53
    БЕЗ СЕЗНЕ КӨТӘБЕЗ! Белдерүләрегезне 5-67-02 телефоны аша яки Гоголь ур, 23а йортына килеп калдыра аласыз.
  • 20 апреля 2018 - 12:52
    «Кичер мине, әнкәй!»: елатты да, көлдерде дә «Кичер мине, әнкәй!» – язучы Рабит Батулла әсәре буенча куелган спектакльнең исеме үк, ана белән бала арасында нәрсәдер булганын аңлата шикелле.
    268
    0
    1
  • 21 апреля 2018 - 08:11
    Җыеннар кайтавазы: НОРЛАТ Без, «Яшел Үзән» журналистлары, быел авыл җирлекләрендә узган халык җыеннарының барысын да газетабыз битләрендә яктыртып барырга тырыштык.
    154
    0
    0
  • 21 апреля 2018 - 15:11
    Куренекле актрисанын йорэге туктады... 83 яшендэ совет халкынын ин яраткан актрисасы вафат булды.
    145
    0
    0
  • 22 апреля 2018 - 09:59
    Тәрбия нигезе – иман Вакыт-вакыт берәр чара, бәйрәм уздырып, дер селкетеп алмасалар, Бакырчы буламыни соң инде ул?! Шунысы да мактауга лаеклы Бакырчы халкы үз казанында үзе генә кайнамыйча, тирә-як авылларда яшәүчеләрне дә җәлеп итә белә.
    103
    0
    2
  • 20 апреля 2018 - 11:26
    Чернобльчеләрне искә алып 26 апрельдә Черноболь атом электростанциясендә булган һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан якташларыбызны искә алачакбыз.
    96
    0
    0
  • 21 апреля 2018 - 17:45
    Халык каршы Инде хәбәр иткәнебезчә, узган шимбәдә Осиново бистәсендә «АГК- 1» компаниясе вәкилләре халык белән очрашты.
    89
    0
    0
  • 21 апреля 2018 - 12:04
    Иремнең беренче хатыныннан туган балалары бар. Ул үлгән очракта алар милеккә өмет итә аламы? – РФ Гражданлык кодексының 1142 маддәсе 1 пунктында, варислыкка закон буенча иң беренче чиратта балалар, хатын яки ир һәм әти-әни тора.
    85
    0
    0
  • 20 апреля 2018 - 14:01
    Интернет корбаннары ишәя Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенә Интернет-ялган корбаны булган ике кеше мөрәҗәгать итә.
    84
    0
    0
Ночной режим