Яшел Үзән

Поезд расписаниесендә үзгәрешләр

11, 15 октябрь көннәрендә Свияжск-Ходяшево тимер юлында ремонт эшләре башкарылу сәбәпле, поездларның йөрү расписаниесе үзгәрәчәк.

6372нче номерлы Буа-Свияжск поезды 15 минутка соңрак – 4:50 кузгалачак. Свияжскига электричка 19 минутка соңрак – 7:14 сәгатьтә киләчәк. 6324нче номерлы Паратск-Казан поезды 16 минутка соңрак – 7:50дә китәчәк. Казан станциясенә ул 17 минутка соңрак – 9:04 сәгатьтә булыр дип көтелә. Моннан тыш, 6362нче номерлы Свияжск-Казан электричкасы да 17 минутка тоткарланып кузгалачак һәм ул Татарстанның башкаласында 26 минутка соңрак, 8:56 сәгатьтә булачак (һәр тукталу пункт ларына кагыла).

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: