Яшел Үзән

Үпкә, ачу белән генә булмый ул

Хөрмәтле редакция, кечкенә генә Татар Исламына игътибар итүегез өчен рәхмәт сезгә. Битараф калмыйча, минем туган авыл белән элемтәне өзмәгән күпсанлы авылдашлар фикерен газетаның 3 март санында Алия Гаязова әзерләгән «Сагынып сөйләргә калды» язмасы эзеннән җиткерәсем килә.

Соңгы елларда авылыбыз­да шактый куанычлы эшләр башкарылды. Тау башында мәчет салынды, авыл уртасында чишмә, күл тирәләре төзекләндерелде. Ниһаять, авылга кадәр асфальт юл җәелде. 
Күп кенә чаралар авылдаш Мансур Гыймранов инициативасы һәм шәхси көче белән тормышка ашты. Аңа рәхмәттән башка сүз юк. Оештыру талантын туплап, теләк һәм мөмкинчелек табып, тырышлыгын җыеп, авылны тагын да ямьләндерү эшен дәвам итәр дип өметләнәбез. Исән-сау булсын.
Мәчет – авылның күрке. Әмма бинасы төзелү белән генә аның эше бетмәгән. Көндәлек хуҗалык мәсьәләләр белән берлектә аны тәртиптә тоту, җиһазландыру, булганны саклау әһәмиятле. Болар матди яктан да чыгымнар таләп итә. Безнең ише кайткан-киткән, күрше-күләнгә килгән һәм башкалар биргән сәдака акчасына гына күп нәрсәне хәл итү мөмкин түгел.
Һичшиксез, мәчет ишегендә йозак булырга тиеш. Авыл кечкенә, керергә теләгән кешегә ишеген ачу проблемасы юк. Имам безгә күрше авылдан килеп йөри. Аңа да матди яктан ярдәм кирәктер дип уйлыйбыз.
Авыл уртасында күл чис­тартылгач, күрше-тирә авыл халкы өчен, суы салкын булуга карамастан, коену, кызыну урынына әверелде. Күл тирәсендә ярым-шәрә йөрүчеләр авыл халкы күңеленә хуш килмәде, әлбәттә. Көненә 30-40 кеше коену санитар-гигиена таләпләренә дә туры килмидер. Бәлки «Күлдә коену тыела» дигән белдерү кирәктер.
Күл Мансур күле дә, Мәхмүт һәм башка берәү күле дә түгел. Күл-елгалар авыл байлыгы. Ә аларны чисталыкта тоту бөтен кулланучылар карамагында. Кирәкле чараларны бергәләп, күмәкләп башкару зарур. Бу хакта бернинди бәхәс булуы мөмкин түгел. 
Авылга машина йөрерлек юл салынуы зур куаныч. Юл төзелеше буенча ниндидер гаеп табып, судлашып йөрү ялгышудыр ул. Мансур Гыймрановка да, Ханнан Сәлаховка да бу мәсьәләне «чәйнәү» кирәк түгел. Нокта куярга вакыт. Монда сүз тарихи, гомер буе авыл халкы җәяү, атта йөргән юлны төзекләндереп, ел әйләнәсе йөрерлек шарт тудыру турында барадыр дип уйлыйм. Асфальт юл ерак, әйләнгеч. Норлат белән Татар Исламы арасы гомер буе, мәктәпкә, дәваханәгә, кибеткә, шул сукмактан йөрелгән. Мөмкинчелек табып, ул юл рәтләнсә, әйбәт булыр иде.
Норлат авыл җирлегенең югарыда язылган чараларны тормышка ашыруда ярдәме куандыра. Ринат Баһаветдиновка алга таба да авылны төзекләндерү эшен дәвам итүен теләр идем. Иң беренче чиратта чишмә, елга тирәсендә чокырларны тигезләп, аскы яктагы йортларны су басмау чарасын күрергә кирәк. әлбәттә һәр эшне киңәшләшеп, инициативага аяк чалмыйча, күмәк хезмәт белән генә тормышка ашырып була. Авыл халкы беркайчан да үзенең торган җиренә начарлык теләмәде. Низаг, үпкә-ачулар, суд юлында йөрүләр – тормыш-көнкүреш ярдәмчесе түгеллеген һәркем аңлыйдыр дип уйлыйм. Авылдашларымның һәрбарчасының мәшәкате болай да җитәрлек бит.

Мөршидә Сәлахова.
Казан
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 29 апрель 2019 - 10:34
    Без имени
    Юллы булуга шөкер иртә белмәгән авыл да бар икән, әле күпме йөргән булырлар ирде чокыр аша!