Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Педагоглар җыелган җирдә

Мәгариф өлкәсендәге иң төп вакыйга – педагогларның яңа уку елы алдыннан уздырыла торган август конференциясе «Родина» музыкаль театры мәйданында белем һәм тәрбия бирү учреждениеләренең иҗат хезмәтләре һәм казанышлары күргәзмәсеннән башланды.

Педагогларның август киңәшмәсе – узган уку елына йомгак ясап, бер елга сузылачак яңа эшләр, яңа белем бирүнең исәп башы.
Нәтиҗәләр, алга куелган бурычлар һәм яңалыклар белән үзенең зур чыгышында район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәисә Афанасьева сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, Яшел Үзән районы яхшы дәрәҗәдә, безнең кайбер мәктәпләр республика буенча иң яхшылар рәтенә керә. Яшел Үзән районы һәм шәһәр мәктәпләрендә югары квалификацияле пе дагоглар эшли.

Быел мәктәпне тә мам лаган 548 баланың 70е – ме далист һәм 7се – Бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырды. Район буенча 1459 укучы төп дәүләт имтиханын биргән һәм уртача билге төп фәннәр – рус теленнән – 3,97, математикадан – 3,69. Билгеләр буенча югары күрсәткеч Күгеш мәктәбендә. Респуб лика, гомумроссия һәм халыкара олимпиадаларда катнашып, укучылар 64 призлы урын яулан. Туган телләрдә укытучы мәгариф учреждениеләренә яр дәм өлкәсендә Осиноводагы Гыйматдинов исе мендәге гимназия һәм шәһәребезнең 31нче «Чишмә» балалар бакчасы грантка ия булды. Шулай ук 5нче гимназиягә капиталь ремонт ясалды. 13нче «Гусельки» катнаш балалар бакчасына «Билингваль балалар бакчасы» гранты бирелде. 1нче лицей – республиканың иң яхшы 20 мәктәп исем легендә 19нчы урынны били.

Районыбызда балалар саны арта. Узган ел беренче сыйныфка 2100 бала кергән булса, бүген – 2225 укучы тәүге тапкыр парта артына утырачак. 2021/2022 уку елында барлык укучылар саны 18 338.

Мәктәпләрдә укыту прог рам масы җиңелләрдән түгел һәм Рәисә Вәлиевна моны ассызыклап, балаларга йөкләнешне киметү юнәлешендәге үзгәреш турында да әйтеп узды:
– Мәгариф системасында ниндидер киеренкелек барлыкка килде. Балаларга контроль, үзлектән, тикшерү эшләре бик күп бирелә башлады. Без директорлар советына Дәүләт депутаты Илдар Гыйльметдиновны чакырып, әлеге мәсьәләне Мәскәүдә җитәкчелекнең иң югары дәрәҗәсендә ишеттерүен үтендек. Һәм ул бу проблеманы күтәрде. Президент катнашындагы август конференциясенә килгән Рособрнадзор тарафыннан аңлатылды һәм бу безнең эштә кулланма булырга тиеш. Беренче сентябрьдән, хөрмәтле коллегалар, балаларның белемен тикшерү эшләре күләме тәгаен дозалана. Хәзер алар барлык уку вакытының 10 процентыннан артмас ка тиеш. Белем тикшерү эшләре беренче һәм соңгы дәресләрдә булырга тиеш түгел, бер көндә сыйныфта бер генә шундый эш уза ала.
Ә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина өстәмә белем бирүнең кирәклегенә тукталды:
– Шәхсән мин үзем өстә мә белемнең баланы тулыландыруына ышанам. Түгә рәкләр һәм секцияләр буш вакытларны файдалы итеп кенә калмый, балаларга дәресләрдә алмый торган күнекмәләр дә бирә. Бу өлкәгә аерым игътибар итүегезне сорыйм, хәзергә без аны игътибардан читтә тотабыз.

Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов белдергәнчә, мәгариф һәм тәрбия темасы аңа якын, чөнки ул хезмәт юлының беренче 4 елын мәктәптә башлаган.
– Мин бөтен районны йөреп чыктым, һәр бакчада, һәр мәктәптә булдым. Әйе, безнең педагогларыбыз бик көчле. Көн саен башкарган авыр хезмәтегез өчен түбәнчелек белән баш иям. Ләкин күп кенә уку йортларының хәле шәптән түгел. Кайдадыр түбә ага, кайдадыр идән тишелгән, сыйныф җиһазлары, спорт мәйданчыклары белән проблемалар бар. Ләкин бу кулларны төшерергә сәбәп түгел. Киресенчә, бу безнең уртак эшебез өчен стимул. Өметсезлеккә бирелмәскә, тик алга таба хәрәкәт итәргә генә кирәк, – диде ул, булган мәсьәләләрдән хәбәрдар булуын һәм аларны чишү юнәлешендә эшләячәген белдереп.
Ренат Мистахов, шулай ук, Яшел Үзән ра йоны мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең хөрмәтле кунакларының берсе булды. Ул укытучыларны сәламләде һәм яңа уку елы башлану белән котлады.

– Укытучылары ях шы булган бала начар кеше була алмый. Мин моңа ышанам. Без мәктәпләрдә, көл лиятләрдә, институтларда укыган балалар белән эшлибез. Күп кенә егет-кызларның техник юнәлешне сайлаулары күңелле күренеш. Без заводта аларга һәрвакыт шат. Шуны да әйтергә телим: заводта төзелә торган корабльләргә сез, укытучылар нигез саласыз, – диде «Ак Барс» Суднолар төзү корпорациясе директоры Ренат Мистахов.

Шулай ук Ренат Мистахов педагогларга һөнәри эшчәнлектәге уңышлары өчен бүләкләр тапшырды һәм «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясендә катнашып, беренче сыйныфка баручы балаларга уку өчен кирәкле әсбаплар тутырылган букчалар өләште.
Йомгак ясап, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанась ев, мәгариф өлкәсе район өчен иң мөһим тармакларның берсе, дип билгеләп үтте.

– Тирәбездә акыллы, белемле, үз эшен белүче кешеләр булмаса, бернинди социаль-икътисади үсеш булмаячак. Бездә иң төп ресурс – кеше капиталы бар. Менә аңа ышанырга, аның өчен шартлар тудырырга кирәк. Һәм монда эш урыннарында гына түгел, иң мөһиме һәркем ала алырлык торак булуында, социаль гарантияләрдә, хезмәт хакларында. Бу юнәлештәге проблемаларны үтәлергә тиешле үзебезнең өй эше итеп караячакбыз һәм биткә кызыллык китермәскә тырышачакбыз!

Конференция, традиция буенча күңелле нотада, тырыш хезмәт кәр ләрне хөрмәтләп, бү ләк ләү тантанасы белән тә мамланды.
Хәерле сәгатьтә! Барлык педагогларга һәм укучыларга уңышлы белем елы телибез!

Белешмә өчен:

  • Яшел Үзән районында яңа уку елында 18 меңнән артык мәктәп укучысы парта артына утырачак.
  • Август аенда уза торган белем бирү учреждениеләрен кабул итү төгәлләнде. Башкарма комитет, полиция һәм янгынга каршы хезмәт белгечләре мәктәпләрнең һәм балалар бакчаларының яңа уку елы башлануга әзерлеген тикшерде.
  • Барлыгы Яшел Үзән районында 96 белем бирү оешмасы эшләячәк: 52 балалар бакчасы, 42 мәктәп һәм 2 өстәмә белем бирү учреждениесе.
  • 1 сентябрьдә 18 338 бала парта артына утырачак, шуларның 2 225е – беренче сыйныф укучылары. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә 9111 бала кабул ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев