Яшел Үзән

Педагогикага милләт кирәкме?

Педагогика - барыбыз өчен дә бер мәгънәгә ия аңлаешлы төшенчә кебек. Ләкин, ни генә әйтсәк тә, һәр илнең, һәр төбәкнең, кыскасы, һәр дәүләтнең әйдәп баручы үз педагогикасы барлыгын беләбез. Шул җирлектә яшәүче яшен-картын башта мәктәпләрдә, аннары, үзләштерелгән белемнәрнең нинди дәрәҗәдә булуына карап, һәр граждан үз теләге буенча белемгә омтыла. Бусы...

Педагогика - барыбыз өчен дә бер мәгънәгә ия аңлаешлы төшенчә кебек. Ләкин, ни генә әйтсәк тә, һәр илнең, һәр төбәкнең, кыскасы, һәр дәүләтнең әйдәп баручы үз педагогикасы барлыгын беләбез. Шул җирлектә яшәүче яшен-картын башта мәктәпләрдә, аннары, үзләштерелгән белемнәрнең нинди дәрәҗәдә булуына карап, һәр граждан үз теләге буенча белемгә омтыла. Бусы гомуми чишелеш.
Әйдәгез әле, гомумиләштерүдән читкәрәк китеп, уйлап карыйк. Дөньяда үзләренә генә хас педагогик төшенчәләр бар. Мәсәлән, Көнбатыш педагогикасы, Көнчыгыш һәм Совет (Сталин) педагогикасы. Әле бүгенге көндә Россия педагогикасы дигән төшенчә тумады, әмма моны кешелек кыйммәтләрен юкка чыгаручы милләтсез педагогика, дип атарга була. Бер мисалым да истә саклана. I рус сыйныфы укучыларына дәрес биргән вакытта, бик озак еллар мәктәптә укытучы булып эшләүче коллегам, балаларның укытучы белән җылы, елмаеп аралашуымны күргәч:
- Клара Мәрдановна, аларга елмаеп карамагыз, ә йодрык күрсәтегез, - дип «киңәш» бирүен хәтерлим.
- Әйе, бүген без бер йодрык күрсәтсәк, күпмедер вакыттан соң алар безгә йөз йодрык кәрсәтәсен дә онытмыйк, - дип җавап тотарга туры килде.
Беренчесе - Көнбатыш педагогикасы өчен нәрсә хас? Миңа берничә еллар буе эзләнүче-укытучы буларак, Германиядәге Вальдорф педагогикасы алымнары белән газета-журналларда яктыртылган язмалар аша танышырга туры килде. Анда әйтелгәнчә, I сыйныфка укырга килгән көннән башлап, урта белем алып чыкканчыга кадәр ирекле мохиттә уйларга, сөйләргә һәм эшләргә тиешлек Вольдорф педагогикасының нигезен тәшкил итә. Шәхеснең иреге булмый торып, ихтыяр көченең иреге дә була алмый. Ихтыяр бернәрсәгә дә буйсынмый - ул чиксез (яхшылыкның һәм яманлыкның чиге юк) беркемнән дә бәйле түгел, ләкин шунысы ачык, кеше аңлы акылы аша үзенең омтылышларына буйсынуны иң бөек максат итеп куя. Ихтыяр көченең һәм рухи халәтнең иреге (антропософия) - ул кеше өчен канатлану, тормышта матур юллар табып, үз милли мохите белән яшәүдә һәм эшләүдә иҗади ачышларга рухлану. Ирекле педагогиканың нигезендә үз акылыңны үлчәп карау, мөмкинлекләреңне һәм теләкләреңне баскычлап хәл итәргә өйрәнү ята.
Әле немец философы (австрияле) Рудольф Штейнер тарафыннан 1919 елда иҗат ителгән Вальдорф педагогикасының бер кечкенә өслеген ачып карадык. Ә бит бу Вальдорф педагогикасы буенча дөньяның 60 илендә дәүләт тарафыннан финансланучы 950 мәктәп, 1400 балалар бакчасы эшли. АКШ, Бөекбритания, Швейцария, Голландия, Норвегия, Австрия, Венгрия һәм башка Европа илләрендә Көнбатыш педагогикасының нәтиҗәле булуын бу дәүләтләрнең фән-техника, медицина, спорт һәм икътисдый яктан ирешелгән югары казанышлары аша күрәбез. Бу дәүләтләрдә милли тәрбиянең, мәдәниятнең һәм башка өлкәләрдәге уңышлары да һәр шәхесне мәҗбүр итмичә, куркытмыйча ирекле эчке рухи алгарышка этәрә. Ирекле педагогика - ул нәрсә эшләсәм дә миңа рөхсәт дигән принципта түгел, ә син үзеңнең кылган гамәлләрең алдында җаваплы шәхес булуыңны аңлата. Ә монда укытучыдан үз һөнәреңнең остасы булу һәм югары профессиональлек сорала. Бер сүз белән әйткәдә, ирек белән тәртипне ничек булдырырга.
1986-1996 еллар эчендә мин милли мәгариф системасының концепциясен төзеп «Тәрбия, аннары белемнәр кыйммәте» дигән тема буенча урыс мәктәбендә I класстан алып VIII класска кадәр татар балаларын укыттым. Ата-аналар конференцияләре, аерым махсус планнар буенча семинарлар, ачык дәресләр, концерт-спектакльләр, музей-театрларга экскурсияләр, Г.Тукай, М.Җәлил һәм башка язучыларының иҗатларына багышланган әдәби кичәләрне балалар да, ата-аналар үзләре катнашында уздыру традициягә әйләнде. Монда Вальдорф педагогикасы нигезенә таянып эшләргә тырыштым. Балаларнарның табигый һәм мөстәкыйль мөмкинлекләреннән чыгып, балалык психологиясен өйрәнү һәм йолдызлыкларның бала характерында чагылышын күзәтеп, алар белән аңлашуны төп алымым итеп эшләдем.
1991-92 нче уку елында татар балаларына милли тәрбия бирү юнәлешендә татар гимназиясен оештырып ачуны бик зур кыенлыклар аша тормышка ашырдык. Урыслашкан шәһәрдә 30 меңләп татар гаиләсе булса да бер генә милли татар мәктәбе дә ачылмады. Иң беренче аның бинасын - элекке интернат балалары укыган вакытта ук көчле янгыннан соң файдаланылмый яткан бинаны таптык. Бу бинага зур күләмдә ремонт кирәк булса да, әле 25 августта да бер генә бүлмәсенә дә ремонт ясалмады. Бу вакытларда минем янда бер генә ярдәм кулы сузучым да калмады. Җирле радио тапшырулары аша ата-аналарга мөрәҗәгать итеп, чыгышлар ясадым. Ләкин яклаучылар бик аз булды, алары да үзем укыткан балаларымның милли җанлы әти-әниләре иде. Тагын берничә көннән балалар гимназиягә укырга дип килергә тиешләр бит. Ә тагын нишләп була соң?
Мин әле өметемне барыбер өзмим, чөнки алда бик күп эш башкарылды, чигенү мөмкин түгел. Бик тә теләгән вакытта, кыен хәлдән чыгу юлларын табып була, дигән тормыш кагыйдәсен эшкә җиктем. Һәм шәһәребезнең абруйлы дин әһелләренә мөрәҗәгать итеп, мәсьәләнең бик тә авыр булуын сөйләп күрсәттем. Аллаһның рәхмәте белән 27 августта Габделхәмит хәзрәтебез үз «Волга» машинасына бухгалтеры белән икәүләп буяу, пыяла һәм башка әйберләрне ремонт ясау өчен төяп китерделәр. Ә ремонт ясаучылар шул көнне эшкә дә керештеләр һәм өч көн эчендә, алны-ялны белмичә, 4 кабинет-сыйныф бүлмәләрен ремонтлап та бетерделәр. 30 августка кич белән укырга килерлек итеп өлгертеп тә куйдылар. Балалар һәм ата-аналар зур шатлык белән «Белем бәйрәменә» - яңа ачылган татар гимназиясенә атлап кереп, сөенделәр. Урыс мохитендә милли гимназия ачу бик зур вакыйга, ягъни татар милли мәгариф үсешенә кечкенә генә бер адым ясалды.
Ә гимназияне кем җитәкләр? Монысы аеруча җаваплы эш. Бу милли белем йортының киләчәге юклыгын, мин шушы алда язылган вакыйгалардан соң, бик тә яхшы төшендем. Минем фән нигезендә төпле уйланган, югары дәрәҗәдәге мәгариф белгечләре белән килешенгән милли педагогика концепциясенең язмышы болай тәмамланды. Яшел Үзән шәһәренең мәгариф бүлегендә милләтнең киләчәген хәл итәргә билгеләнгән җаваплы кеше:
- Нәрсәгә Сезгә татар милли концепциясе, Сез бит 5нче мәктәпнең татар теле укытучысы гына?! - дигән мәгънәсез сүзләреннән соң, минем теләгем сүнде.
Шулай итеп, ун еллар буе хезмәт иткән эш нәтиҗәсе буларак, матур планнарым юкка чыкты. Ләкин татар җаным, каным әрнүдән туктамады, тагын ике елдан соң, 1993 елның 25 августында Татарстан укытучылырының белемен күтәрү институты каршындагы гыйльми советтан кызлар гимназиясе ачу турындагы милли концепциямне тыңлауларын үтендем. Мондый кызлар гиназиясе Казанда да юк әле, диделәр. Ә менә Яшел Үзәнгә кирәк тә иде. Тырыштым, ләкин булмады... Шушы вакыйгадан соң «Зеленодольская правда» һәм «Яшел Үзән» район газетасы битләрендә бу концепциянең кыскача планы белән таныштырып мәкаләләр яздым.
Мин боларны ник яздым соң? Көнбатыш педагогикасында ни катнашы бар соң, диярсез. Бар икән шул. Көнбатыш педагогикасында хезмәт кешесенең кадерен белү һәм аңа хөрмәт тәрбияләү ятса, менә безнең Сталин педогикасы төсмерләре, ягъни алда язып узганнарга охшашлы хәлләр әллә бездә әзме?
Бездә авторитар-императив Совет (Сталин) педагогикасы - урыслашкан һәм милли төсмерләрне санга сукмаучы педагогика.
Урыс кысаларындагы мәктәпләрдә татар телен укытып, аһәңле, матур яңгырашлы сөйләмгә ия, кыю татар тәрбияләп буламы икән соң? Әйе, 1990-95 елларда урыс мәктәпләрендә бик тырышып-тырышып татар телен укытырга омтылыш зур иде. Бу тырышлыкны тагын да камилләштерәсе, мөстәкыйль саф татар мәктәпләре булдырасы урынга, без һаман бер җирдә дә кулланышка кермәгән татар телен урысларга да мәҗбүри өйрәтеп, үз-үзебезне мыскыллап, әле алай гына да түгел, мактанышып ятабыз. Кайбер татар теле укытучылары үзләренең мәктәп җитәкчеләрен бик тә яхшы кайгырталар, дип үзләренә файда өчен мактаныпмы-мактаналар, ялагайланудан уза алмыйлар. Һаман мәктәпләрдә дәреслекләр, башка төр әсбаплар җитешми, укытучыларның күбесе хәзерлексез, очраклы, татар телендә көчкә сөйләшә алучы кешеләр. Чебен кадәр эш эшләнсә, аны фил кадәр итеп күрсәтеп, шуннан ямь-тәм табып яши бирәбез. И мактанабыз, и мактанабыз, и куркабыз...
Бүгенге үсеп килүче яшь буын, үз милли мәктәләрендә белем нигезләрен үзләштергән Россия гражданнары урыс телендә биш Сталиныңны да егып салырлык, тагын да куркынычрак стена аркылы - БДИ - ЕГЭ тапшырырга мәҗбүрләр. Болай булып чыга. Мәсәлән, авыру кеше врач янында үз авыруының төп сәбәбен әйтеп аңлата алмаган өчен, син начар авыручы, мин сине дәваларга теләмим, дип куып чыгарган кебегрәк була түгелме? Шуңа күрә, 11 ел буе укып, белеменең нәтиҗәсен дә аңламыйча тормыш диңгезенә чумарга мәҗбүрләр.
Бу нинди педагогика инде? Совет чорында Сталин педагогикасына альтернатив алымнар белән А.Макаренко, В.Сухомлинский, соңрак Б.Никитин, В.Шаталов, Ш.Амоношвили, С.Лысенкова, Е.Ильин, И.Волков, М.Щитинин һәм башка бик күп укытучы-экспериментаторлар Сталин педагогикасының нигезен җимерә алмадылар. Бездә бүген ата-аналарсыз, балаларсыз беркемгә дә кирәк булмаган милләтсез педагогика яшәргә хокук алып ята. Мәктәпләрдә, югары уку йортларында алган «белемнәр» бүген безнең ил үсешен тәэмин итәрлек эшләми. Белемлеләре чит илләргә китәргә мәҗбүрләр. Чөнки эш юк, нефть һәм газ-һава сатып аракы эчәбез, машинада чабабыз, коррупция казанында кайнап, кем икәнлегебезне дә белештермичә, юкка чыгып барабыз.
Сталин педагогикасы, кызганычка, әле архивка китәргә җыенмый. Күзләре ачык булса да күрмәүче, авызы йомык куркакларны, кушкан йомышны үтәүчеләрне тәрбияләде.
Өченчесе - Көнчыгыш педагогикасына да чират җиткән. Күп язылды, монда кыскача гына күз төшерик. Кытай, Япония, Корея... Боларда милли аң бармы? Бар. Педагогика бармы? Бар. Минем бу илләрдә булганым юк, ләкин хәзерге информацион-инновация чорында яшәгәнлектән аларның хәлләре белән танышырга мөмкинлекләр зур.
Ә Япония, Кытай, Корея икътисады ай үсәсен көн үсә һәм дөнья базарының 60-80 процентын тәшкил итә. Бу илләрнең географик, физик карталарына күз салсак, безнең илебезнеке белән чагыштырганда, күпчелек өлеше тау-ташлардан тора. Шулай булуга карамастан, үз-үзләрен азык-төлек белән дә тәэмин итәләр. Дөресен сөйләргә, курыкмаска, хезмәт итүнең заман таләпләренә җавап бирерлек ирекле милли белем алуның нәтиҗәсен күрергә өйрәтү педагогикасы бу.
Йомгаклап шуны әйтәсе килә, әгәр мәктәп системасында милли сәясәткә һәм педагогикага корылган ачыктан-ачык сөйләшүләр, аңлашулар булмаса, чын-чынлап матур үзгәрешләргә омтылган хезмәт кешеләренә дәүләт ярдәменнән башка, яхшы якка өметләнеп булмый.
Җаны җылы, рухы көчле, кайнар йөрәкле шәхесләр тәрбияләү дәүләтнең халыкка хезмәт итүе аша гына ирешеп була. Алда язылган ике хәлиткеч Көбатыш һәм Көнчыгыш педагогикасында дәүләтнең турыдан-туры кайгыртучанлыгы халык язмышын, аның матур киләчәген тәэмин итүе күзгә ташланса, ә бездә халыкның дәүләткә хезмәт итү педагогикасы яшәп ята.
Күп милләтле халыклар өчен хезмәт күрсәтә һәм кайгырта торган дәүләт кенә икътисадый, мәдәни, сәнгати һәм башка өлкәләрдә зур казанышларга ирешә ала. Башка альтернатива юк.
Клара ФИЛИППОВА,
ветеран-укытучы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: