Яшел Үзән

Печән өсте. Уйланулар...

Июнь ахыры. Көннәрнең иң озын вакыты булуга карамастан, эшнең бетәсе, төгәлләнәсе юк чак. Печән өсте. Кояш кыздыра, чапкан печәнне көнендә үк җыярлык, тизрәк шүшиләгә кертәсе иде. Кибеп җитмәгәне калай түбә астында үзеннән-үзе көйрәп китә, иртәгәгә калдырсаң печәнлеге калмый, ваклана.

Күңелем белән печән, курмы җыйган чагыма кайтып килдем әле. Әй, ул чаклар! Печән өсте дисәң дә, печән өсте иде шул. Олысы, кечесе иртә таңнан (кояш бик кыздырып хәлне алганчы дип) «уф алла» арбасы белән кырда инде. Авылымның кайсы ягыннан нинди юл, сукмак бар, барыннан да арба эзе чыгып киткән, юл, сукмак буйлары чип-чиста, кая үлән бер уч, бер култык печән чабып алырлык, берсен дә калдырмаганнар, чапканнар. Чалгылары «ялап чаба» торганнарның да, «үтмәс чалгы» белән чабылганнарын да белеп була. Анда-санда шайтан таягы, әрем ишеләре генә калган. Алтмыш ботакны да калдырмыйлар инде, тиз кибә, каты кура булса да, терлек ярата аны. Озаграк чәйнәп ашый диләр иде. Безнең ише чаба белмәүче (чалгы кисәсеннән куркып чалгы бирмиләр) бала-чага бәрәңге, кукуруз арасыннан чүп үләне – билчән, сары чәчәк, сөтле үлән, эт эчәгесе җыя. Ул печән түгел инде, курмы ул. Тик кипкәч, сыер-сарыклар кыш көне бик яратып ашый. Әткәй әйтә иде, берсен дә калдырмагыз, җыегыз, кычытканын да, кышның авызы бик зур аның, барысы да сыя, дип. Юньләп аңламасак та, кыш озын, хайванга ашатырга күп кирәклеген белә идек инде. Без җыйган билчәннәр чәчәк атып, мамыкланган, баш бармак юанлыгы, озын, каклый. Ләкин башка үләннәр белән урап тоткач, тора-бара кул күнеп китә, чәнчегән урыннар өйдә кул юганда гына беленә иде. Килеш күле буен «ялап» Гөлфирә апа чаба, Таллы күл буенда Хәлимә, Әминә апалар, Саз урамыныкылар Саз буенда, ферма ягындагылар Әрә буена кадәр төшә, безнең яклар Корканаш буенда, Укша башы чокырларында. Эшкә бармаган көннәрдә бигрәк тә халык кырда печән җыя. Чөгендер чүпләрен бер кат аерып утаган, икенче каты өлгермәгән әле. 1-2 көннән колхоз люцернасын чабарга чыгачаклар. Аерым билгеләнгән ирләр чалгы таптый – чүкиләр. Бабайлар ат арбасына мичкә куеп чалгычыларга эчәргә су алып килә. Чапкан печән кибүгә сәнәк-тырмавычлар белән печән җыярга чыгалар. Ат арбасын олаулап төйиләр, безнең кебек яшьрәкләр юллаган печәнне җапсарлыйлар, тырмалыйлар. Җапсарны сәнәк белән кадап, күтәреп салырга авыр була. ике юл арасыннан кара-каршы олауга төяп баралар. Олауларны кибәннәргә ташыйлар. 
Матур, җыйнак итеп кибән сала белүчеләр – өлкән бабайлар. Печән өстендә олысы да, кечесе дә мәш килә. Авылда бала-чага караучы әбиләр генә кала. Алар тирә-күрше балаларына да күз-колак булып тора. Көн кызу, шырпы сызмыйча ут элергә тора, ут-күз чыкмасын диләр.
...Еллар үтте. Кул белән печән чабулар да сирәгәйде, чалгы белән борчак, ясмык, вика-смесьне генә чаптыралар. Ә колхоз люцернасын тракторлар чаба башлады. Ат хезмәте дә, атлары да азайды.
Чалгы белән кырда печән җыючылар да, арбалар да, арба эзләре дә, берсе дә юк инде. Посадка буйларында үскән печәннәрне чабучы да юк, былтырдан калган печән белән аралашып, тыгызланып, каты-кура белән буталып беткән. «Әй, бер кочак печән булса, арбабыз тулыр иде дә, кайтып китәр идек, тулмаган арба белән кеше көлдереп, юл буйлап селкенеп кайтып булмый бит инде», – дигәннәр искә төшә. Чабарлык печән хәзер бакча башында гына бит.
«Бер сыер, өч баш сарык асрап, кыш чыгарга 56 арба печән-курмы кирәк», – дия иде әни. 56 арба печән эзләп табып, чабып кайтып, киптереп шүшиләгә кертергә кирәк. Көнгә ике арба, көн дә барып булмый бит әле, колхоз эше бар, яңгырлы көннәр дә бар. Ничә арба кирәклеген дә санаганнар бит әле. Алар төяп кайта торган арбадагы курмы-печәннәр зур карават озынлыгында, метрга якын биеклектә, ныклап, тыгызлап бәйләнгән олау була инде. 
Гомер үтә торды. Кул хезмәте кимеде, колхозда печән җыюны халык белми дә калган вакытлар җитте: трактор чаба, җыя, төйи. Тик кадере аз, чәч-баш кала. Тырмалау түгел, юлы-юлы белән калын печән кырда череп тә кала әле. Печәнгә чыгучы хатын-кызлар да юк хәзер. Күпләп терлек асраучылар да кимеде, бәрәңгенең дә артыгын утыртып интекмибез. Ни дисәгез дә, халык иркен яши, печәнне дә унар рулон сатып кына алалар. Дөрес итеп чалгы кайраучылар да азаеп бара. Яшьләр печән чапкыч белән генә күз ачып йомганчы чабып чыга. Күбесе кирәксенми дә, чөнки авылда сыерлар саны аз, сарыклар да юк диярлек. Күп кенә авылларда көтү дә чыкмый. Авыл картайды. Үз йөзен югалтып килә бүгенге авыллар. Дачага әйләнеп бара сыман. Төбәк юлыннан ук тузан туздырып кайтучы 4-5 ферма көтүе дә юк. Чыбыркы шартлаткан тавыш та ишетелми. Менә бу ат, тай, айгыр дип күрсәтергә ат та юк бит. көтү юлын чирәм баскан.

Рәйханә Зәйнуллина. 
Бакырчы

Алия Гаязова фотолары.

Тулысы белән газетабыздан укырга мөмкин (№45)

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 30 июнь 2019 - 10:21
    Без имени
    Әй, тәмледә иде соң үзебездә җитештерелгән бар азык, ул май, ул ипиләрнең тәме?
  • 30 июнь 2019 - 10:20
    Без имени
    Эше булмагач авыл картаймый ни эшләсен, ди? Яшәр өчен акча кирәк, акча эшләр өчен эше кирәк, Бетерделәр авылларны, кем гаепле икән моңа, чит илдән кергән җыен агу, нитрат ашатып халыкны кырып ятучыларны кайчан бер кырып-себереп түгәрбез икән!