Яшел Үзән

Пациенткасының квартирын үзләштергән

Пациенткасының квартирын үзләш­тергән психик авырулар дәваханәсе хезмәткәренә карата җинаять эше кузгатылып, 4,5 елга гомуми режимдагы колониягә җибәрү турында суд карары чыкты, дип хәбәр итә ТР прокуратурасының матбугат хезмәте.

Тикшерүләр күрсәткәнчә, әлеге учреждениенең баш хисапчысы авыруның квартирына ялган документлар белән теркәлә. Авыру вафат булгач, квартирын үзенә рәсмиләштергән була. Хокук сакчылары белдерүенчә, шәһәр бюджетына 1 млн сумлык зыян салынган, дип хәбәр итә KazanFirst.ru агентлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: