Яшел Үзән

Паспорт бирү срогы кыскартылган

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 29 февралендәге 154нче карары белән Россия Федерациясе гражданины паспорты турындагы Положениегә үзгәрешләр кертелгән.

Үзгәрешләргә ярашлы рәвештә яшәү урыны икенче җирдә булган гражданнарга паспорт 30 көн эчендә бирелергә тиеш (элек ике ай иде). Әлеге үзгәреш яшь тулып паспорт алучыларга һәм алмаштыручыларга да, шулай ук югалтып мөрәҗәгать итүчеләргә дә кагыла.
Яшәү урыны буенча документны бирү яисә алмаштыру турында гариза бирүче гражданнарга паспорт бирү срогы үзгәрешсез кала: ул миграция хезмәте хезмәткәрләре гариза кабул итеп алган көннән алып 10 көн тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: