Реклама
Татарстан Президенты тәкъдим иткән кандидатураларны депутатлар республика Дәүләт Советы комитетлары утырышларында караячак.
Казанда бүген алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының 13 нче утырышы узачак. Анда Татарстан Премьер-министры кандидатурасын раслау һәм аның урынбасарларын килештерү планлаштырыла.
16 сентябрьдә узган республика парламенты президиумы утырышы көн тәртибенә бары тик ике мәсьәлә кертелде - ТР Премьер-министры кандидатурасын раслау һәм ТР Президентының республика вице-премьерларын билгеләү буенча тәкъдимнәрен килештерү турында.
«Президент тәкъдим иткән барлык кандидатуралар алдан Дәүләт Советы комитетлары утырышларында каралачак», - диде республика парламенты секретаре Лилия Маврина.
Утырышка кадәр Татарстан Президенты вазыйфасына керешү тантанасы булачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз