Яшел Үзән

Өйдә утырып һәм салат ашап туймадыгызмы әле?

Урамга чыгарга вакыт җиткән. 6 гыйнварда көндезге уникедә "Ләйсән Сөләймәнова" КФХсы хәйрия акциясенә чакыра.

Анда атларда йөрергә, җәнлекләрне ашатырга, кышкы табигать белән хозурланырга, шулай ук чын үзбәк пылавын татып карарга мөмкин булачак. КФХ ЗМЗга бара торган юл буенда урнашкан. Теләүчеләр үзләре белән шашлык та ала алалар - мангалны бушлай биреп торачаклар.
Хәйриячеләр гаиләсе сезне көтә. Күрешербез, дуслар!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: