Яшел Үзән

Осиновода – язгы моңнар (+ фото)

Салкын, мамыксыз көннәр кинәт җылынып, яктырып китте бу ялда. 12 авылдан җыелган бию, җыр, нәфис сүз осталары Язны колагыннан тартып Олы Ключи мәдәният йортына китергән кебек булды. Программаны Раифа үзешчәннәре күтәренке нотада башлап җибәрде. Монда Файзали Санговның таджик биюе, Нина Тимофееваның марича җырлавы үзенчәлекле килеп чыкты. Аларны Татарстанның атказанган мәдәният...

Салкын, мамыксыз көннәр кинәт җылынып, яктырып китте бу ялда. 12 авылдан җыелган бию, җыр, нәфис сүз осталары Язны колагыннан тартып Олы Ключи мәдәният йортына китергән кебек булды.

Программаны Раифа үзешчәннәре күтәренке нотада башлап җибәрде. Монда Файзали Санговның таджик биюе, Нина Тимофееваның марича җырлавы үзенчәлекле килеп чыкты.

Аларны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әнисә Закирова алмаштырды. Дистә еллар буе Бишнә клубын җитәкләгән бу ханым быел да бик зәвыкълы программа тәгъдим итте. Тирә якта дан тоткан "Ай-ән" ансамбле "Борма сулар" җырын бик профессиональ дәрәҗәдә күрсәтә белде. "Өмет" коллективы борынгы "Тәскирә" көен казып чыгарып, искиткеч матур итеп, тавышларга бүлеп җырлап бирде. Ә Илсөяр Зайнуллина мари такмакларын сыздырды. Балаларга да программада зур урын бирелгән: алар ансамбльдә җырладылар, украин халык биюен башкардылар.

Авыл клубындагы хезмәткәрләргә 70 төрле һөнәр дә аз бит ул. Яңа төзелгән Карауҗа мәдәният йорты мөдире Эльза Кучкарова шуны раслады. Яшьләр белән биюләрне дә оста итеп сәхнәгә куйган, үзе өздереп җырлый да белә икән.

Шаян биюне сәхнәләштерү уен эш түгел минемчә - анда бию осталыгыннан үзгә драматик артист булу да кирәк бит.Күльбәштән Гөлнара Шигабутдинова зур осталык белән, "Сөйгәнемнән хат" тамашасын гөл итеп башкарып чыкты. Гөлнарадан тыш оста җырчылар, курай, гармун уйнаучылар да бар иде. "Җырлап яшик, дус булыйк!"-дип җырлаучы малайлар ансамбле белән Күльбәшләр чыгышларын тәмамладылар.

Җәкеләрнең һәрвыкыттагыча зур әзерлек белән килгәннәре күренде. Сәхнәгә бер-бер артлы оста җырчылар, биючеләр чыкты. Зал гел алкышларга күмелеп торды.Шунысы күңелне күтәрә: мондагы сәнгать җитәкчесе Лилия ханымның ике улы да, булачак килене дә сәхнә түрендә искиткеч талант ияләре икәнлекләрен күрсәттеләр. Ә инде "Хәтирә" фольклор ансамблен Җәке программасының йөзек кашы дияр идем.

Чү, сәхнә бер мизгелдә чәчәкле аланга әверелде түгелме? Бу Обсерваториядән килгән биюче балалар икән: "Күбәләкле алан" биюе белән ачылды чыгышлары.Бөтен районга билгеле шәхес Хади Валеев "Алсу" халык көен җырлавын, Мәгъсүм Гафаров җитәкләгән баянчылар ансамбле чыгышын да Ключәлеләр бик җылы каршыладылар. Бу коллективның сәнгать җитәкчесе Айгөл Хафизованың чиксез энергиясенә сокланып утырдым. Ул җырга дисеңме, биюгә дисеңме?!Ялт итеп тора! Үзе дә булдыра, өч группадан торган бию коллективын да җитәкли икән: берсеннән-берсе матур биюләр күрсәттеләр балалар.

Ниһаять, чират хуҗаларга, Ключа артистларына җитте. Бу мәдәният йортында ирле- хатынлы Головиннар хезмәт итә. Чиксез итәгатъле, тәрбияле бу кешеләрнең смотр программасы үзләренә хас иде. Программада зур урынны Туган илгә, Туган авылга багышланган җырлар, хәттә "Родничок" бию коллективы "Күңелле Ключәдә" дигән бию дә куйган иде. Беркемдә дә булмаган үзенчәлекле чыгыш күрдек: Эльвира Зайнуллина металлофонда "Җил җыры" дигән композияцияне уйнап күрсәтте.

Моның белән фестиваль көне бетмәде: ул тиз генә Осиновога күчте. Чөнки мондагы зур санлы коллективларны Ключәгә алып барыр өчен 3-4 автобус кирәк. Осиново мәдәният йорты программасы спектакль формасында барды: берсе эченнән берсе килеп чыга торган, югары профессиональ дәрәҗәдә башкарылган чыгышларны тамашачы тын да алмый карап утырды. Сәхнә бизәлеше, үзешчән артистларның костюмнары да күз явын алырлык иде.

Көн инде кичкә авышып барганда, жюри әгъзалары Әйшәгә юл тотты. Сәхнә ачылганчы ук Мендельсонның "Туй вальсы" яңгырагач, аптырап киттем. Ә чынлап та, пәрдә ачылуга сәхнәдә туй башланды: монда рус, татар җыр ансамбльләре, дәртле биюләр берсен-берсе алмаштырып торды. Садыкова Заира барыбызны да шаккатырды, шул дәрәҗә көчле тавыш бөтен фестивальгә бер булды бугай. Күп еллар буе мәдәният өлкәсендә хезмәт иткән Рузилә Әскарова ( сәнгать җитәкчесе) һәм Рәмзия Гатауллина (хореограф) чын профессионаллар икәннәрен расладылар билгеле.

4 ел буе рәттән уздырылган бу фестивальне инде традицион дип әйтеп буладыр мөгаен. Озын гомерле булсын "Язгы моңнар"!

Юлиана Александрова.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: