Яшел Үзән

Осиновода аны «Матурым» дип йөртәләр

Яңа яуган ап-ак кар өстеннән иң беренчеләрдән булып эш урынына ашыгучы Җәмилә ханым, юлында очраганнарның һәммәсенә елмаеп сәлам бирә.

Чыннан да, исеме җисеменә туры килеп тора аның - Җәмилә матурым, дип эндәшәләр аңа. Осиново бистәсендә аны үз итеп, яратып матурым дип йөртәләр. Казан медицина училищесын тәмамлаганнан соң, иң җаваплы урыннарда хезмәт юлын башлап җибәргән Җәмилә Вәлиеваның гомуми стажы 35 елга җыела. Осиново бистәсендәге амбулаториядә генә дә теш табибы янында шәфкать туташы булып 25 ел тырышып, җан җылысын биреп хезмәт итте ул. Әле дә үз эшен белеп, яратып башкара, һәр кешене елмаеп каршы ала, тиешле ярдәм күрсәтеп озатып кала. Куллары белән генә түгел, җаныңны эретерлек йомшак сүзләре белән дә тынычландырып җибәрә ул шифаханәгә килүчеләрне.
Яшел Үзән районының чигендә Казан шәһәренә якын урнашкан Осиново бистәсе елдан-ел гына түгел, көннән-көн зурая, төзекләнә, матурая бара. Биредә төрле милләт халыклары дус һәм тату булып, яхшылыкта ярышып яши. Алар барысы да авырганда шушы шифаханәгә килә һәм биредәге шәфкать ияләренә рәхмәтле булып китә. Шушы олы җанлы, мәрхәмәтле җаннар арасында эшләвем белән бәхетлемен дип саный Җәмилә ханым.
Тышкы кыяфәтеннән генә түгел, йөзеннән, бөтен гәүдәсеннән якты нур бөркеп торган җыйнак гәүдәле, җитез, һәр эшкә өлгер Җәмилә ханымның сөйләгән сүзләре шулкадәр йөрәккә рәхәтлек бирә, аны күпме сөйләсә дә тыңлап туя алмыйсың. Аның белән сөйләшкәндә шуңа игътибар итәсең: ул беркайчан буш сүз сөйләми. Шәфкать туташы буларак кешеләрдәге әхлак сыйфатларына өстенлек бирүче Җәмилә Рәүф кызы оста психолог та әле, аның белән әңгәмә вакытында мин аңардан юмартлыгы һәм тормышта нинди генә авырлыкларга очраса да сабыр, түзем һәм ачык йөзле, тәмле телле булып кала алуының серен сорадым, ә ул менә нәрсәләр сөйләде: «Юмартлык дигәндә без материаль байлыкны гына түгел, ә кешенең әхлакый байлыгын һәм тәртибен, аның бөтен изге гамәлләрдә беренче булуын күз алдында тотабыз. Нәкъ менә шуңа күрә иң саран кеше турында сөйләгәндә әйберләр өчен саранлык турында түгел, ә сәламләүгә саранлык хакында искә алына. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Сезнең арада иң сараныгыз сәламләүгә саран булганыгыз, ә иң көчсезрәгегез дога кыла алмаучы кешедер». Кызганычка, без кайбер кешеләрнең үзләре белгән яки белмәгән кешегә дә елмаюларын, ләкин үз өйләренә һәм үз гаиләләре янына караңгы чырай белән һәм күңелсезләнеп кайтып керүләрен беләбез. Минем ике улым һәм киленнәрем, оныкларым бар. Аларга да һәрвакыт ачык йөзле, тәмле телле булырга киңәш итәм. Аллаһка шөкер, ирем дә, балаларым да, оныкларым да иң беренче сәлам бирергә ашыгалар. Үземнең кыз балам булмады, бүгенге көндә Аллаһка шөкер ике киленем-кызым бар, бик яратам үзләрен, икесе дә үземә охшаган. Тату гаиләдә яшәү бер-береңә карата мәрхәмәтле булудан да килә ул. Бөек Аллаһ сөйләшкәндә безгә иң яхшы сүзләрне сайлап сөйләргә куша. Начар сүз кешенең йөрәгендә мөһерен калдыра һәм ул аны онытмый. Шуңа күрә, иң яхшы сүзләрне сайлап алып, эндәшергә кирәк: «кардәшем», «дустым», «матурым» дип әйт, начар сүзләр белән кешегә эндәшә күрмә. Бик кирәк булган очракта, кешенең гамәлләрен бәяләү яхшырак, ләкин аны тәнкыйтьләргә кирәкми дип саныйм мин һәм шулай итәм дә.
Мәсәлән, әгәр мин берәр кешенең алдаганын ишетсәм, мин аңа: «син алдакчы» дип әйтә алам, яки «бу - ялган» дип әйтә алам. Беренче әйтем кешедә миңа карата нәфрәт уята һәм мин аның белән алга таба уртак тел таба алмаска да мөмкинмен, ә икенче әйтем йомшаг­рак һәм алга таба безнең аралашуга һәм нәсыйхәткә комачауламый».
Акыллы, төпле фикерләре белән күңелләрне яулап ала белүче, үз һөнәренең остасы шәфкать туташы Җәмилә ханым Вәлиева Арча районы Апаз авылында туып үскән. Табигатьнең гүзәл почмагында үскән авыл кызының күңел чисталыгын саклап калып шушы яшендә дә сабыйларча шатлана белүе дә сокландыра. Бүгенге көндә авылда яшәүче газиз әнисен, энесен һәм сеңлесен дә, иренең әти-әнисен дә, гомумән, якын һәм ерак туганнарын, авылдашларын үзенең йомшак мөгалләмәсе, кайгыр­тучанлыгы, ярдәмгә һәрвакыт әзер торуы белән шатландырып тора бу өлгер ханым. Алар ашыгыч ярдәм кирәк булганда иң беренче Җәмилә ханыма мөрәҗәгать итеп, беренче киңәшне аңардан алалар, чөнки аның дөрес киңәш бирәсенә ышаналар. Кайберәүләр өчен кыен тоелган проб­лемаларны бик тиз һәм җиңел генә уңай якка чишеп куеп та гаҗәпкә калдыра ул безне. Нинди генә эшкә тотынса да башлаган эшен яхшы, сыйфатлы итеп башкара белүче, уңган, булганлыгы белән бистәдәшләре күңелендә хөрмәт казанган бу олы йөрәкле, туры сүзле, нурлы йөзле, гаделлек яратучы, юмартлыгы белән дә аерылып торучы Җәмилә ханымда һәммәбезгә үрнәк булырлык сыйфатлар күреп күңел куана. Арабызда шундый мәрхәмәт, шәфкать ияләре булганга йөрәк сөенә. Аның янәшәсендә дөнья вак­лыклары, дөнья мәшәкатьләре бик вак нәрсә булып кала. Ул һәрнәрсәнең, һәркемнең бары тик уңай ягын, яхшы ягын күрә белә, шуңа күрә тормышта кемгәдер үпкәләп түгел, киресенчә, һәркемне яратып, якын итеп, туганыдай күреп хөрмәт итеп яши белә.
***
Ак кар өстеннән күбәләктәй җиңел гәүдәле Җәмилә ханым бүген дә үзен көтеп торучылар барын белеп йөгерә-атлый яраткан хезмәтенә ашыга. Иңнәрендә гүя канатлар аның, шулай була күрсен. Канатлары сынмасын, каерылмасын, тигез канатлы булып ире - Фирданат Габдулла улы белән бәхетле, тыныч гомер юлы үтәргә насыйп итсен. Балалары, оныклары өчен кадерле әни, хөрмәтле дәү әни булып кайгыртучан, төпле киңәшләре белән ярдәм итеп бәхетле булып яшәргә язсын.
Тәнзилә Заһитова.
Осиново

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: