Яшел Үзән

Орлык сатып алганда ничек ялгышмаска

Кышның соңгы ае – февральгә дә аяк бастык. Озакламый бакчачылар орлык сатып ала, язгы эшләргә әзерләнә башлар.

Белгәнебезчә, кайбер яшелчәләрне февральдә үк чәчәргә кирәк. Әлбәттә, мул уңыш җыеп алу өчен, беренче чиратта, утыртыла торган орлыкларның югары сыйфатлы булуы мөһим. Ә андыйларын кайдан алырга һәм ничек сайларга?
Орлыкларны тикшерелгән кибетләрдән алу яхшы. Моның өчен кулланучыга ниләр белергә кирәк соң? Бу хакта, без Татарстан Республикасы алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән җирле органында кулланучылар хокукын яклау бүлеге җитәкчесе Флера Гаязетдиновадан сораштык.
– Орлык сатып алганчы, аның кабын игътибар белән укырга кирәк, – дип аңлата белгеч. – Анда барлык мәгълүмат булырга тиеш: эталон билгеләнеш, партия номеры, орлыклар саны данәләрдә яки масса граммнарда, ярак лылык срогы, җитештерүче урыны һәм башкалар. Сатучы орлыкның чынлыгын раслаган сертификат күрсәтергә тиеш. 
Тәҗрибәсе булмаган кешегә утырту материалының характеристикасын мөстәкыйль билгеләү мөмкин түгел, моны бары лабораториядә генә эшлиләр. Кеше товарның беренчел сыйфат билгеләрен ачыклый ала. Бер сорттагы орлыкларның бер үлчәмдә һәм төстә булуы, зарарланганнары, таплары булмавы да мөһим. 
Орлыкларның, беренче чиратта, чәчү сыйфатларын һәм сортын раслый торган документларына игътибар итү сорала. Мондый товар белән сату итүчеләрдә андый таныклык, һичшиксез, булырга тиеш. Шунысы мөһим: әлеге таныклык үлчәп һәм махсус капларда сатыла торган орлыклар өчен бертөрле түгел. Әйтик, үлчәп бирелә торган орлык алырга теләүчеләр сатучыдан сыйфат сертификатын таләп итәргә хокуклы булса, ә каплап сатылганнарыннан таныклык сорала. Сертификатта сертификатлаштыру органының махсус мөһере булу мәҗбүри. Ә таныклыкта культураның исеме, сорты, партия номеры һәм шыту сәләте күрсәтелә.
Тагын бер мөһим мәгълүмат: кап ларда күрсәтелгән яраклылык срогы орлыкның яраклылык вакыты түгел, ә әлеге капны сатып бетерү срогы икәнлеген онытырга ярамый. Аларны куллану вакыты – агымдагы тутырылган вакыттан башлап, якынча бер ел яки ел ярым. Шул рәвешле, орлык сайлаганда, бик тә игътибарлы булыр га кирәк. Сатучылар янында вакчыл булып күренүдән куркырга ярамый. 
Орлыкларның тишелешенә инану өчен, сатып алуга берничәсен үстереп тә карарга була. Аларны юеш чүпрәккә төреп караңгы урынга кую да җитә. Өч көннән орлыкның тишелеп чыгуы яисә чыкмавы билгеле булачак. Шуны да искәртеп узу кирәк: орлыкларны урамдагы әбиләрдән алмагыз. Аларның иске булуы бар. Әгәр дә орлык лар сыйфатсыз булса, сатып алучы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законның 18нче маддәсенә ярашлы рәвештә, товарны шул ук маркадагысына яки икенче сорттагысына алыштыруны таләп итә ала. Шулай ук, булган сораулар яисә дәгъвалар белән Яшел Үзәннең И.Засорин урамындагы 9нчы йортта урнашкан территориаль бүлеккә мөрәҗәгать итәргә яисә 
(84371)4-58-78 телефонына шалтыратырга була.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: