Яшел Үзән

Орден-медальләре, хәрби билеты гына калды...

Тиздән Бөек Җиңү бәйрәме якынлаша. Барыбыз өчен дә дулкынландыргыч, моңсу, күз яшьле бәйрәм ул.

Сугыш ветераны кызы буларак, мин дә бу көнне тыныч кына уздыра алмыйм. Ел саен авыл җирлегендә уза торган тантаналы митингта катнашырга тырышам, йөрәкләргә үтеп керә торган «Җиңү көне» җыры яңгырый башлауга, тәннәр чемердәп, күзләргә яшь тула. Бакый­­-
лы­­­к­­­­ка күчкән әтиебез Бәдретдин Гыймәдиев тә, кешелеккә кия торган костюмына беркетелгән орден-медальләре, хуҗасын сагынгандай, юксынган төсле тоелалар. Әтинең сугышта узган юлы турында, үсмер чакта да, тормышка чыгып балалар белән мәш килгәндә дә, артык кызыксынмаганбыз икән шул. Әле менә, Яңа гасыр каналында «Үлемсез полк» исемле ветераннарны искә алу барганга, әти турында да язып җибәрдем.
Әти хәрби хезмәттә булганда сугыш башлана. Ул 1941 елның декабрь аенда 1105нче укчы полкында элемтәче булып хезмәт итә. 1942 елның июленнән әти 236нчы укчы полкында, ә 1943 елның мартыннан 14628 артиллерия полкында телефонист булып 1945 елның мартына кадәр сугышта була. Ни өчен даталарга тукталдым, чөнки әти сугышта өч мәртәбә каты яралана. Госпитальләрдә дәваланып алганнан соң, үз полкына эләкми, гел үзгәреп тора бит. 1945 елның март аеннан 69 Армиянең 1126 кабель ротасы отделениесендә 1945нең октябрь аена кадәр фронтта була. Олыгаеп барганда, сугыш турындагы фильмнарны карагач, әти күз алдына килеп баса. Менә командир, телефонына каты-каты басып, штабка шалтыратырга тели, ярдәм сорый. Ә элемтә өзелгән. Шулвакыт, бомбалар шартлауга карамый, элемтәче егет өзелгән чыбыкларны ялгарга ашыга. Сугышның беренче көненнән алып, Җиңүне Берлинның үзендә каршы алган әтиебезнең батырлы­кларын, сугышта алган бүләкләре «II дәрәҗә Ватан сугышы» ордены, «Батырлык өчен», «Берлинны алган өчен», «Германия­не җиңгән өчен», «Сугышчан батырлык өчен» медальләре һәм башкалары дәлилли. Шөкер, әти исән-имин әйләнеп кайткан. Эчендәге, аягындагы пуля тишеп кергән яраларын, бәйрәм хөрмәтенә бераз җылынып алгач, кияүләренә күрсәтергә, сугыш михнәтләрен сөйләргә ярата иде. Әти узган сугыш елларын хәтерләтеп, орден-медальләре, хәрби билеты гына калды.
Розалия Ибраһимова.
Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: