Яшел Үзән

Олы Якенең уңган хат ташучысы кем ул

Кар, яңгыр, җил, буран дими авыл юлларын ураучы кем ул диярсез?

Әлбәттә, хат ташучы, кочак-кочак газета-журнал өләшүче. Олы Якенең уңган, булган, инде 10 елдан артык хезмәтенә тугры булучы Гөлсинә Галиуллинаны да без эш вакытында очраттык.

- Газета-журналга язылу елдан-ел катлаулана, бәяләре арта, халык кыйммәт дип зарлана. "Яшел Үзән"гә элек 50 кеше язылса, хәзер - 30!, - дип сөйли ул.

Бу юлларны язуы бигүк җиңел булмаса да, без әле Олы Яке җирлегендә "Яшел Үзән"нең тугры укучылары бездән аерылмас дип ышанып калабыз. Гөлсинә апага авыр хезмәтендә бары уңышлар һәм исәнлек телибез.

Алия Гаязова, автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: