Яшел Үзән

Олы Яке авыл халкы сокландыра

Олы Яке җирлегенә кергән авыл халкы үзенең тырышлыгы, уңганлыгы белән генә түгел, гореф-гадәтләрне һәм йолаларны саклап калуы белән дә сокландыра.

«Хатирә» фольклор коллективы «Килен төшү» дип аталган әдәби-музыкаль күренешне сәхнәләштерде. 55-82 яшьлек апаларның күзләрендәге очкыннар тамашачыга да күтәренке кәеф, дәрт өстәде. Өлкәннәр үткәннәрен сагынып утырса, яшьләр аларга сокланып карады.
Кызлар белән егетләрнең «Кичке уенда» кара-каршы җырлашулары да, халкыбызның матур гореф-гадәтләрен саклау, киләсе буыннарга да өйрәтү булып тора. Гөлфия Сафиуллина «Сак-Сок» бәетен көйләгәндә тамашачының күзендә яшь ялтырады.
«Әпипә» биюен башкаручы кызларның сыгылмалы хәрәкәтләре, егетләрнең дәртле биюләре тамашачыларга ошады. «Яшел Үзән» газетасы битләрендә шигырьләре еш күренүче Олы Яке кызы Гөлүсә Зарипова Кино елына багышлап язган шигырен укыды. Кинофильм һәм мультфильм­нардан алынган җырлар татар һәм рус телендә аралашып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: