Яшел Үзән

Олы Шырданнан - укучыбыз

Мин Олы Шырданда туып үстем. Бүгенге көндә Арча районында гомер итәм. Хатын-кызга шулай язган инде ул: кайда тамыр җәясеңне белмисең. Туган нигездән еракта яшәргә туры килсә дә, Олы Шырданымны сагынып, үткән балачагыма еш кайтам. Шигырьләрем аша булса да. Күңелем тулып, кулыма каләм алган чакларым еш була. Иҗат җимешләремнең берсен якташларыма...

Люция Җиһаншина.
Олы Шырдан - Арча
Олы Шырдан
Олы Шырдан, сиңа кайттым,
Ак чәчәкләр атканда.
Төшләремә еш керәсең
Сагынган чакларымда.
Бер ягыңда - бөек урман,
Бер ягыңда - саф чишмә.
Кайтып синең суың эчәм,
Кабат яшәрәм мин дә.
Таш инешнең сулары
Челтер-челтер агалар.
Синдә үткән балачагым
Исләремдә калалар.
Шул инештә яланаяк
Йөргән чаклар гел истә,
Су чәчрәтеп уйнаулары
Рәхәт иде инештә.
Чишмә суы бигрәк тәмле,
Сафландыра җаннарны.
Ничек соң яратмыйсың
Туган үскән якларны!
Каршы якта биек таулар,
Үсә анда җир җиләк.
Без дә барып җыя идек
Җиләкләрне чиләкләп.
Авылымның йөзек кашы
Син минем, таш инешем.
Колагымнан һич китмәс
Челтерәп аккан тавышың.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: