Яшел Үзән

Олы Карагуҗага «Сихерче» килде

«Ак торна каргышы», «Сәвилә», «Бүре каны», «Ут күбәләге», «Каракош», «Елан», «Мәхәббәттә гөнаһ бар», «Бер тамчы ярату», «Сихерче», «Китәм, димә» - бу әсәрләрне татарда укымаган кеше сирәктер. Яхшылык һәм өмет белән сугарылган бу повестьларның исемен әйтүгә күз алдына язучы Нәбирә Гыйматдинова килеп баса. Безнең һәркайсыбыз күңелгә мәңгелеккә кереп кала торган шушы...

«Ак торна каргышы», «Сәвилә», «Бүре каны», «Ут күбәләге», «Каракош», «Елан», «Мәхәббәттә гөнаһ бар», «Бер тамчы ярату», «Сихерче», «Китәм, димә» - бу әсәрләрне татарда укымаган кеше сирәктер. Яхшылык һәм өмет белән сугарылган бу повестьларның исемен әйтүгә күз алдына язучы Нәбирә Гыйматдинова килеп баса.
Безнең һәркайсыбыз күңелгә мәңгелеккә кереп кала торган шушы повестьларның авторы белән очрашырга теләр иде. Олы Карагуҗа урта мәктәбе укучыларына бу җәһәттән бик җайлы туры килде. Мәктәп җитәкчелеге авыл китапханәсе белән берлектә язучы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, 30лап китап авторы Нәбирә Гыйматдинованы үзенә кунакка чакырып китерде. 13 декабрьдә узган «Рухи сафлык тарафдары» дип аталган очрашуга балалар үзләре дә ныклап әзерләнгән иде: сыйныф һәм тәрбия сәгатьләрендә язучының берничә әсәрен өйрәнгәннәр, «Ак торна каргышы» повестеннан, аерым өзекләрне сәхнәләштереп, язучының үзенә дә уйнап күрсәттеләр. «Балаларда матурлык, игелеклелек, тирә-юньдәгеләргә карата миһербанлылык тәрбияли, туган җиребезне яратырга өйрәтә торган мондый әсәрләрне укырга бик кирәк, - дип сөйли Олы Карагуҗа урта мәктәбе директоры Земфира Фәйзиева. - Ә танылган язучы белән мондый җылы, дустанә шартларда узган очрашу бала күңеленә гомерлеккә кереп кала һәм ул язучының яңадан-яңа әсәрләрен укырга этәрә».
Очрашу барышында, теге яисә бу әсәрнең язылу тарихына, повестьларда урын алган геройларга, андагы образларга, вакыйгаларга, сихерчеләргә, медицинага, гаиләсенә һәм, әлбәттә инде, мәхәббәткә кагылышлы фикерләрен белергә теләп, укучылар язучыга дистәләрчә сорау бирде.
Очрашуда язучыга бирелгән кайбер сорау-җаваплар газета укучыларыбыз өчен дә кызыклы булыр дип уйлыйбыз.
- Иҗатка юл башы кайчан башланды?
- Мәктәптә укыганда «Татарстан яшьләре» газетасына шигырьләр җибәреп тора идем, әмма аннан миңа «Сиңа язарга, шомарырга кирәк» дигән хатлар гына килгәли иде. Мәктәпне тәмамлауга Иваново шәһәренә укырга киттем, әмма язуны ташламадым. Тулай торакта бергә яшәүче рус кызы Нина Ульянова, язган әсәрләремне җыеп, мине үгетли-үгетли, Казанга җибәрде. Мәрхәмәтле рус кызы, татарча бер кәлимә сүз белмәсә дә, иҗатымны гел күзәтеп, миңа язарга рухи көч биреп торды. Әсәрләрем газета-журналларда басыла башлады, аннары үзем дә Казанга кайттым, университетны тәмамладым.
- Тирә-юньдәгеләргә бик игътибарлысыз.
- Мин күбрәк тыңлап йөрим. Кайчагында, бер җөмлә яисә канатлы фраза ишетеп алам да, тиз генә теркәп куям кәгазьгә.
- Халык Сезнең «Сихерче» повестын күбрәк яратты. Сихерче исәнме? Кайда яши?
- Авылда Шәрифҗамал әби бар иде. Коръән укып өшкерә торган булган һәм аның дәвалый дигән данын ерак араларда яшәүчеләр дә ишетеп белгән һәм соңгы өмете сүнгәндә авыру кеше әбинең догаларыннан файда күргән. Аллаһы Тәгалә аңа бәрәкәтле озын гомер биргән: 103 яшенә җитеп вафат булды ул.
- «Сихерче»дә дә, бүтән әсәрләрегездә дә үләннәр турында күп язасыз. Файдаланасызмы көндәлек тормышта?
- Әни гомер буена үләннәр җыйды һәм безне дә шуңа өйрәтте. Әби халык медицинасы белән дәвалый, сөлек сала иде. Әнидә дә, миндә дә сөлек сала белү осталыгы юк, әмма бу эш белән, көтмәгәндә, медицина институтында укыганда кызым Чулпан шөгыльләнә башлады. Әбидән берничә буын аша кызыма күчте, димәк, нәселдә булган осталык бетми, дәвам итә. Үзем ел саен үләннәр җыям, киптерәм. Тукранбаш бик файдалы. Ул канны чистарта, баш авыртуны бетерә. Ашауда чама белергә кирәк, чөнки күп чир дөрес тукланмаудан килеп чыга. Чиста, нитратсыз ризык ашарга кирәк.
- Сезнең дистәләгән китапларыгыз чыкты һәм бүген дә Сезнең әсәрләрне яратып укыйбыз. Кайчан шулкадәр күп китап язарга өлгерәсез?
- Элегрәк елларда Мәскәү янындагы ял йортында 12шәр сәгать яза идем тәүлегенә. Хәзер күбрәк өйдә язам, 5-6 сәгать эшлим.
- Якын арада Сезнең нинди китап дөнья күрәчәк?
- Китапның кеше язмышындагы роле турында. Ул «Идел»нең киләсе елдагы саннарында басылып чыгачак. Берничә әсәремне бастырып, укучыларга ирештергәне өчен, сез яратып укый торган «Яшел Үзән» газетасына рәхмәтлемен.
- Сезнең китапларны китап кибетләрендә табып булмый.
- Кибетләргә куймыйм китапларны, теләгән кеше үзе табып укый.
Әлифел ТАРАЗОВА

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: