Яшел Үзән

Олы Карагуҗа мәктәбенә – 95 ел

Олы Карагуҗа урта мәктәбе үзенең күркәм юбилеен «Укытучы, синең исемең алдында түбәнчелек белән баш иям…» дип исемләнгән матур, җылы очрашу белән билгеләп үтте. Шушы уңайдан без мәдәният йортына гомерен балалар тәрбия­ләүгә биргән педагогик хезмәт ветераннарын, остазларыбызны, хөрмәтле укытучыларыбызны үзләренең укучылары белән очрашуга җыйнадык. Алар залга кергәндә тамашачы хөрмәтле кунакларны аягүрә...

Олы Карагуҗа урта мәктәбе үзенең күркәм юбилеен «Укытучы, синең исемең алдында түбәнчелек белән баш иям…» дип исемләнгән матур, җылы очрашу белән билгеләп үтте.
Шушы уңайдан без мәдәният йортына гомерен балалар тәрбия­ләүгә биргән педагогик хезмәт ветераннарын, остазларыбызны, хөрмәтле укытучыларыбызны үзләренең укучылары белән очрашуга җыйнадык. Алар залга кергәндә тамашачы хөрмәтле кунакларны аягүрә басып каршы алды, ә мәктәп формасындагы яшьләр аларга, алып баручының шигыренә үреп, матур чәчәк бәйләмнәре бүләк итте.
«Хәтерлим мин әле бүгенгедәй, сентябрьнең бере җиткәнен...» җыры барыбызны да мәктәп елларына кайтарды һәм хатирәләргә бирелеп, дүрт сәгать үткәнен сизми дә калганбыз.
Ә үткәннәргә сәяхәт безне ерак 1919 елларга алып барып тоташтыра. Чөнки Карагуҗа урта мәктәбенең 95 еллык тарихы бар. Бу гомер аз түгел, күпме кадерле укытучыларыбыз инде бакыйлыкка күчкән. Аларның авылдашларыбыз өчен кылган изге гамәлләрен хәтерләрдә яңартып, фотосурәтләрен карап, аларны бер минутлык тынлык белән искә алдык.
Кеше исән вакытта аңа булган хөрмәтне, әйтәсе җылы сүзләрне әйтеп калу зарур адәм баласына. Очрашуыбызның төп максаты да шул иде: бүгенге көндә исән-имин укытучыларыбызга үзебезнең их­лас рәхмәтләребезне җиткереп, онытмавыбызны белдерәсебез килде. Үзләре дә, яшьлекләре үткән авылны күреп, тынгысыз мәктәп елларын искә төшереп китсеннәр дидек.
Чакыруны кабул итеп кайт­кан хөрмәтле укытучыларыбыз -1968-1982 елларда мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укыткан, башлангыч хәрби белем биргән Роза һәм Роберт Тимершиннар (хәзер лаеклы ялда, Норлатта гомер кичерәләр); институт бетереп, физкультура дәресләре биргән Фәния Исхакова (хәзер Казанда гомер итә); 1971-1981 елларда математика, алгебра, геометрия фәннәрен укыткан Венера Гарипова (хәзер Татар Танае мәктәбе директоры); рус теле һәм әдәбиятын укыткан Зөһрә Хәлилова (Яшел Үзән шәһәрендә яши, лаек­лы ялда); төрле елларда пионервожатый булып эшләгән һәм җыр дәресләрен алып барган Исламия Шәрифҗанова (Әйшә), Зөлфирә Касыймова (Казан); математика фәнен укыткан Миләүшә Сәлахова (Залесный бистәсендә яши); балаларга башлангыч белем биргән Фәния Нигъмәтҗанова, Нәзифә Заһидуллина (Каратмән), Филсинә Шиһапова (Казан) тамашачыларның көчле алкышлары астында сәхнәгә күтәрелде. Үзебезнең авылда гомер итүче бүген инде лаеклы ялда булган иң өлкән укытучыларыбыз Илсөяр һәм Гомәр Шакировлар, Фирдәвес һәм Искәндәр Хәбибуллиннар, Кодусия Хөснетдинова, Фәридә Гайнуллина, Гөлнур Хәкимуллина, Әлфия Сәлаховалар да безнең бәйрәмебезнең кадерле кунаклары булды.
Сагындырган икән бит ул еллар, сөйләр сүзләр дә, истәлекләр дә җитәрлек. Укытучылар үзләре дә, хәтерләрне яңартып, дәрескә килгәндәй, әзерлек белән кайтканнар, укучылары аларны йотлыгып, күз дә алмый тыңлап, аларга карап сокланып утырды. Сокланмаслык та түгел бит, чәчләренә чал керсә дә, сөйләм телләре бай, фикерләре ачык. Матур, эчтәлекле, мәгънәле чыгышлары белән алар безне тагын бер кат таң калдырды.
Сүз алган һәр укытучы үткәннәргә кайтты, безнең мәктәптә укыткан елларын сагынып искә алды, кызыклы истәлекләр белән бүлешкәндә алар гүя үзләре дә яшәреп киткәндәй булды. Ә залда утырган тамашачы, укучыга әйләнеп, мәктәп елларына әйләнеп кайтты. Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык-куанычлары аның балачагы һәм үсмер чоры белән бәйләнгән бит. Ә шушы матур истәлекләр арасында шактый урынны мәктәп, балачак дуслары һәм, әлбәттә инде, укытучылар алып тора. Укытучы баланы белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга өйрәтә, аңардан шәхес тәрбияләүгә бөтен көчен куя.
«Үзеңнән соң җирдә мәңгелек эз калдырыйм дисәң, укытучы бул!» - дигән бер галим. Хак сүзләр... Укытучыдан башка президент та, патша да, инженер-төзүче, язучы, сатучы да булмас иде. Һәрберебезгә тормышта урын табарга булышкан кеше дә - укытучы!
Бу очрашуда төпле белем биргәннәре өчен үзләренең яраткан укытучыларына тамашачы булып килгән укучыларның рәхмәт сүзләре күп яуды. «Әйе, мәктәптә укыган чакта җанга ятышлы яраткан укытучың була торгандыр ул. Син аның дәресенә һәрвакыт әзерлек белән киләсең, дәресен дә кызыксынып тыңлыйсың, һәрбер әйткән сүзенә колак саласың һәм, гомумән, аңа охшарга тырышасың, - дип сүз башлады Фәрит Шәйхетдинов. - Бәхеткә, безнең мәктәптә олы йөрәкле, тирән белемле, укучыларны бик яраткан укытучылар күп эшләде». Һәм ул, барлык укытучыларына рәхмәтен белдереп, бүләкләрен тапшырды. Аның артыннан берәм-берәм башкалар да, ихтирам белән сөйләп, укытучыларга чәчәк бәйләмнәре бүләк итте.
Мәктәпнең бүгенге көне, яшәеше турында укытучылар династиясенең дәвамчысы, мәктәбебезнең җитәкчесе Земфира Зарипова чыгыш ясады. Үзе дә 27 ел мәктәп директоры булып эшләгән Илдар Хәкимуллинның чыгышы да истәлекләргә бай булды. Авыл җирлеге башлыгы Марат Шакиров та укытучыларына рәхмәт сүзе җиткерде. Кичә җыр-бию белән бергә үрелеп барды.
Әмма әле әйтеләсе сүзләр, истәлекләр бетмәде. 95 еллык тарихны да әйтеп бетереп, барлык эшләп киткәннәрне искә төшерер­гә бер кичә генә җитми билгеле. Әле күрәсе килеп, төрле сәбәпләр белән кайтмый калган укытучыларыбыз калды. Ә классташлар бер-берсе белән күрешү шатлыгы кичерде, очрашудан соң да, укытучыларын әйләндереп алып, озак сөйләштеләр. Яшәр өчен көч алып, кичәне оештыручыларга, аеруча шундый матур бинада җылы итеп каршылаган мәдәният йорты директоры Эльза Кучкаровага һәм бу очрашуны оештыру өчен бөтен көчен куеп, янып йөргән тынгысыз кеше Әлфинур Хөснетдиновага чын күңелдән рәхмәтләрен белдереп, «Ходайдан очрашулар насыйп булсын», - дип таралыштылар.
Дания Җиһаншина.
Олы Карагуҗа

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: