Яшел Үзән

Олы ачасырлыларны елаттылар да, көлдерделәр дә

Шөкер, хәзер җырчылар да авылга йөз белән борылды. Шәһәргә барып йөрисе юк, әле бер концерт, әле икенчесе килеп кенә тора. Җаның теләгәненә бар гына. Ә менә театр коллективларының авыл җиренә килүе сирәк күренеш. Ә бит халык спектакль карарга бик тә сусаган икән.

Моны мин Олы Ачасырда Рабит Батулла әсәре буенча сәхнәләштерелгән "Кичер мине, әнкәй!" моңсу комедиясен карагач аңладым. Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачылар театры Олы Ачасыр халкына гына түгел, ә күрше авыллардан килүчеләргә дә менә дигән тамаша күрсәтте. Әлеге спектакль Татарстанның атказанган артисты, театрның әйдәп баручы артистларының берсе Халидә Сөнгатуллинаның 50 яшьлек юбилее уңаеннан махсус сәхнәләштерелгән.

Бу якын кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр хакында психологик драма. Миргаян исемле малайны авыр сайлау көтә… Нишләргә? Якты дөньяга тудырган әни якынракмы, әллә тәрбияләп үстергәнеме? Ялгыш адым ясамас өчен нишләргә? Кырыс дөньяда мәрхәмәтле булып калып буламы? Тормыш сынауларына бирешмичә, катлаулы хәлләрдә югалып калмыйча үз юлын тапкан кешеләр һәрвакыт бәхеткә лаек.

Әниле-уллы Миңзифа белән Миргаян авылда гомер итә. 16 яшьлек Миргаян компьютер уеннары, программалар төзү белән мавыга, әнисе аны кечкенәдән "Сак-Сок бәете"н җырлап үстергән, шуңа күрә Миргаян да әледән-әле шушы бәет юлларын кабатларга ярата. Аның төп хыялы шул исемдәге компьютер уены уйлап табып, аны Мәскәүгә җибәрү. Миргаянның хыялы турында белеп алган Гөлзирәк киңәше белән, программаны Мәскәүдәге "Лец-гоу" компаниясенә җибәрә.

Бер көнне Миргаянга Мәскәүдәге "Лец-гоу" компаниясеннән электрон хат килеп төшә. Анда программасының җиңеп чыгуы һәм Грантка откан акчаны алу өчен Миргаянны Мәскәүгә чакырып язылган була. Миргаян шатлыгыннан нишләргә дә белми, "өр-яңа йорт салабыз, умарта сатып алабыз, сарайны яңартабыз", дип сөенә ул. Ләкин шул ук көнне Миңзифага да хат килеп төшә. Ул хат аның сеңлесе Дилфүзәдән булып чыга. Шушы хатны алгач, Миңзифа кайгыга чума. Һәм менә Миңзифаларга ире Имаметдин белән сеңлесе Дилфүзә кайтып төшә. Ул үзенең улын алып китәргә кайткан!

Менә шушыннан соң Миргаянны Дилфүзә тапканлыгы, ә Миңзифаның аны тәрбияләп үстергәнлеге билгеле була. Акча оту хәбәрен ишетеп хәтта Миргаянның әтисе Кирам да авылга кайтып төшә. Һәммәсе дә балага хокукларын даулый башлый.

Ләкин Миргаян акыллы егет булып чыга. Башта ул барысына да риза булган кебек, Дилфүзә белән китәргә ризалык бирә. Тик бер шарт куя: үз әтисе Кирам белән Дилфүзә өйләнешергә тиеш! Зур акчага ия булу хыялы белән Дилфүзә белән Кирам бу шартка ризалаша. Тик Миргаян акыллырак эш итә. Ул әле берсенең, әле икенчесенең кулына каеш тоттыра һәм үзенә сугарга куша. Дилфүзә белән Кирам аптырашта: "Ничек инде алар үз улларын кыйный алсын, ди?!" Миңзифа кулына каеш тоттыргач, ул елый-елый Миргаянны суккалый башлый, үзе исә такмаклый: "Менә монысы чалбарыңны ертып кайтканың өчен, монысы мәктәп бакчасыннан качканың өчен, монысы бәхетсез бала булганың өчен", дип суга ул аңа. Менә шулчак Миргаян аларга: "Тудырган ана түгел, тәрбияләп үстергән ана! Менә минем әнием, ул Миңзифа, ә менә монысы минем әтием, чөнки ул мине эшкә өйрәтте!" дип Миңзифа белән Әбүбәкерне үз ата-аналары дип игълан итә.

Шулчак ишегалдына Миргаянның сыйныф җитәкчесе Сәмидә килеп керә. Ул да буш эш белән йөрмәгән, Миргаянның акыллы, уйлап эш итүчән икәнлеген аңлаган укытучысы аңа Мәскәүгә бару өчен акча эзләп төрле инстанцияләргә чаба, ахыр чиктә барыбер теләгенә ирешә. Ул да Миргаянның тәрбияле, акыллы егет булып үсеп җитүенә инана.

Кыскача эчтәлеге менә шулайрак. Сөйләү бер, бу спектакльне үз күзләрең белән карап, шул мохиттә яшәргә кирәк. Миңзифаның чып-чын күз яшьләрен чыгарып, Сәмидәнең дөньядагы иң усал укытучы булып, Кирамның чып-чын алкаш кебек уйнавын күрергә кирәк. Ул Дилфүзә белән Кирам сугышканда сәхнә идәне ничекләр чыдады икән? Рәхәтләнеп еладык та, көлдек тә.

Бу спектакль шуның белән дә истә калырлык булды, төп Миргаян ролен Олы Ачасыр егете Илфат Гыйбадуллин уйнады. Әле IV курста гына белем алуына карамастан, атказанган артистлар белән беррәттән уйнавы бездә бары горурлык хисләре уята. Афәрин, без Илфаттан яңа рольләр, яңа иҗади уңышлар көтеп калабыз.

Алия Гаязова

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!
  • Сез үз тормышыгыз белән канәгатьме?
    Проголосовало 53 человек
  • Авыр атлетлар кабат Яшел Үзәндә
  • Бакырчыда каз өмәсе
  • Яшел Үзән полициясе бәйрәм итте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Газовикларның риск зонасына васильеволылар да эләгә
  • Безнең кораблар Гарәп диңгезен иңли башлады
  • Маякта йозлэгэн казый жыелды. Нэрсэ булган???
  • МЕТЕОРда балалар өчен оештырылган ярыш
  • Юныс Сафиуллин белән очрашу кичәсе
  • 11 декабря 2017 в 14:29
    “Полукамушкалар” – милли мирасыбыз
    ТР Мәдәният министрлыгы боерыгы нигезендә Яшел Үзәндә “Француз акционерлык җәмгыяте”  заводының 1898 – 1900 елларда төзелгән торак йортлары  РФ халыкларының  мәдәни мирасы объектлары  реестрына кертелгән.
    41
    0
    0
  • 1 ноября 2017 в 10:53
    БЕЗ СЕЗНЕ КӨТӘБЕЗ! Белдерүләрегезне 5-67-02 телефоны аша яки Гоголь ур, 23а йортына килеп калдыра аласыз.
  • 8 декабря 2017 в 15:41
    Ләйсән Таишева ни өчен улына гадәти булмаган исем кушкан? Ел башында Ләйсән белән интервью эшләгәндә “Кайчан бәби алып кайтасыз?” – дип сораган идек, ул: “Кияүгә чыкканчы, кайчан кияүгә чыгасың?” – дип йөдәтә иделәр, хәзер игътибар бәбигә күчте. Малай яки кыз алып кайткач: “Аңа иптәшкә тагын берәрне алып кайтыгыз инде”, - дип йөдәтерләр. Бәбигә кагылышлы сорауга мин: “Кайчан туса – шунда була”, - дип җавап бирәм. Ул бит бер безнең теләктән генә тормый”, - дип җавап биргән иде.
    325
    0
    0
  • 9 декабря 2017 в 18:07
    Соңарган әманәт Авылыбызның үткәне турында истәлекләр туплаганда күп кенә материалны Рабига апа Дәминовадан яздырып алган идек. Ул сугыш елында һәм соңрак та авыл Советы рәисе булып эшләгәнгә, авылның яшәешен, сулышын белгән кеше. Мәктәптәге очрашуларда аның төгәл көне-сәгате белән хәтерләп әйткән, сөйләгәннәре күз алдымда.
    268
    0
    3
  • 9 декабря 2017 в 20:22
    Әйдәгез, тормышны сайлыйк! Хәрәкәттә – бәрәкәт, диләр. Бу, чынлап та, шулайдыр. Дәү әниемнең сеңлесе 105 яшендә дөнья куйды. Шул орчык кадәр, катырак җил чыкса, очып китәрдәй карчыкның тик торганын хәтерләмим. 100 яшенә кадәр үзен-үзе карап, мунчасын ягып, тавыклар асрап яшәде. Сиксәненче дистәне ваклаучы кызын гел «утырма, йөр, йөрмәгәнгә авырта синең ул аякларың» дип тиргәр иде.
    178
    0
    0
  • 9 декабря 2017 в 12:32
    Яшел Үзән районында “Лексус” һәм йөк машинасы “маңгайга-маңгай” бәрелешкән Юл һәлакәте Яшел Үзән районында М7 федераль трассаның 746нчы чакрымында булган.
    166
    0
    0
  • 9 декабря 2017 в 15:02
    Яшел Үзән шәһәрендә истәлекле вакыйга 16 ел элек нигез салына башлаган һәм бөтен шәһәр халкы, предприятиеләр ярдәме белән төзелеп сафка баскан һәм шәһәрнең архитектура үзәгенә әверелгән үзәк мәчет - Җәмигъ мәчете рәсми ачылды.
    165
    0
    2
  • 9 декабря 2017 в 11:17
    Салават Фәтхетдинов быелгы «Татар җыры»нда катнашу турында: «Минем башка анда чыгыш ясарга теләгем юк» Былтыр узган «Татар җыры» башкалардан аерылып торды: берьюлы ике «барс» алганнар булды, мәрхүмә Хәния Фәрхигә беренче «барс»ын кабат тапшырдылар һәм... тамашада Салават Фәтхетдинов чыгыш ясамады. Ул көнне эстрадабыз мэтры Мәскәүдә сольный концертын куйды. Әлбәттә, аның булмавы күпләрне шаккатырды.
    150
    0
    0
  • 8 декабря 2017 в 11:59
    «Татар Авылы»на – Президент гранты Исак авылында урнашкан «Татар Авылы» этнографик музее РФ Президенты грантына лаек булды.
    126
    0
    0
  • 8 декабря 2017 в 08:25
    Яшел Үзәндә Җәмигъ мәчете ачыла Тантанада мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Яшел Үзән район башлыгы Александр Тыгин һ.б. катнаша.
    108
    0
    0