Яшел Үзән

Олы ачасырлыларга - бәйрәмгә бүләк

Бу якшәмбедә җир йөзендәге иң кадерле затларыбыз булган Әниләр көнен билгеләп үтәбез.

Әлеге бәйрәм уңаеннан 28 ноябрь көнне Олы Ачасыр мәдәният йортында Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры Роберт Батулланың "Кичер мине, әнкәй!" спектакле куелачак. Төп рольләрнең берсен Олы Ачасыр егете Илфат Гыйбадуллин уйный. Әниләр көненә менә дигән бүләк, килми калмагыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: