Яшел Үзән

Олы Ачасырга, Чишмә бәйрәменә

Бу шимбә, 30 июльдә, Олы Ачасыр­ның Бәйрәш чишмәсе буенда «Саф чишмәләр иле - авылым» дип исемләнгән бәйрәм булачак.

Быел чишмәнең бурасы, күпере, тирә-юне яңартылды. Эш тәмам, димәк, бәйрәм итәргә сәбәп тә бар. Бу кичтә авылдашларга, кайткан кунакларга кайнар чәй белән коймак, төрле уеннар, котлаулар, дискотека, салют һәм менә дигән концерт тәкъдим ителәчәк. Бәйрәмгә иҗатташ дуслары белән җырчы Илсаф та кайтачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: