Яшел Үзән

Олы Ачасырда авыл җыены ничек узды (фоторепортаж) 2нче кисәк

Күңелле вакыйга мәдәният йортында авыл җыены белән дәвам итте. Белгәнегезчә, Олы Ачасыр авыл җирлеге вазифаларын Марат Гомәр улы Гатиятуллин башкара. Бу аның авылдашлары алдында тәүге тапкыр имтихан тотуы, чыгыш ясавы иде.

- Узган ел кемнеңдер гаиләләренә шатлыклар гына китерсә, кемнәрдер авырлык­лар белән көрәште. 2016 ел һәрберебезгә дә гаилә бәхете, сәламәтлек алып килсен иде, - дигән күтәренке рухта башлады ул үз чыгышын.
Авыл халкы электән мал асрап, үзе җитештергән продукция белән көн күрә. Авыл картая, мөгезле эре терлек асраучылар саны да күп түгел. Тик 2015 ел белән чагыштырганда, терлекләр саны кимемәгән. Олы Ачасырда барлыгы 112 сыер исәптә: 5 хуҗалык 3 сыер асраса, 1 хуҗалыкта 10 сыер тотучы да бар. Сүз уңаеннан Марат Гомәрович авыл көтүчеләренә дә рәхмәтен җиткерде. Көтүче табу да проблема бит хәзер. Әмма көтү була торып та, хайваннарын урам буенча йөртүче хуҗалыклар да бар.
Яңа башлык быел башкарып чыгарга теләгән эшләре белән дә уртаклашты. 2016 ел Татарстанда Сулыкларны саклау елы дип игълан ителде. Халыктан җыелган үзсалым акчасына өч чишмәгә капиталь ремонт ясау, авылдагы ясалма күлне чистартып, анда ял итү урыны булдыру кебек эшләр елына күрә туры килеп тә тора. Шулай ук юлларны төзекләндерү, балалар мәйданчыгы булдыру һәм башка авыл өчен мөһим эшләр тора.
Әйе, Марат Гомәровичның теләк-максатлары изге. Аның авылны үстерергә, яшәртергә тырышып йөрүен без элек тә белә һәм күрә идек. Яңа эш урынында аңа бары уңыш­лар гына телибез. Әмма җыенга халыкның бик аз килүе генә күңелне тырнады. Елга бер тапкыр гына уздырылучы җыенга килеп, булган сорауларны уртага салып хәл итү әллә ни авырлык тудырмый торгандыр инде. Алай ук битараф булмасак иде...
Районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Таһир Җиһаншин авылда мал-туар асрарга теләүчеләр өчен хөкүмәт ярдәме хакында тәфсилләп аңлатты.
- Сыерны асравын асрыйбыз, әмма сөтен кая куярга? «Нур»га дисез, ә ул бит инде икенче ай сөт акчасын түләми, безгә ниш­ләргә? - дип залдан сорау бирделәр.
Бу сорауны редакциягә дә берничә укучыбыз шалтыратып җиткергән иде.
- Әйе, «Нур»да барган хәлне бик яхшы беләбез. Инде җитәкчесен дә алыштырдык. Хәзер яңасы салым инспекциясендә эшләрен төгәлләп бетерүгә, декабрь ае өчен акча түли башлый, - дип җавап бирде район башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев.
Шулай ук мәктәп балансында торган тракторны авыл юлларын чистартуга кулланып булмасмы икән, дигән сорау да яңгырады.
- Тракторның кем балансында булуы мө­һим түгел, кулланыгыз, ягулык-майлау материалы белән генә тәэмин итәргә кирәк. Мәктәп җитәкчелеге каршы килмәс, дип уйлыйм, - дип җавап бирде район башлыгы.
Җыенны тәмамлап чыгыш ясаган Александр Тыгин республика программаларында актив катнашырга, үзсалым акчасының 1 сумына хөкүмәт 4 сум өстәп бирүен истән чыгармаска кирәклеген белдерде.
- Авылда сабыр, эшчән халык яшәгәнлеге күренеп тора. Ул һәр эшне үз кулы белән башкара, ә читтән ярдәм килгәнне көтеп яшәми. Инде бүген җыен тыныч узган, сораулар аз булган икән, моңа ике төрле нәтиҗә чыгарырга мөмкин: Олы Ачасырда бар да тәртип, яисә барыбер берни дә эшләмиләр, дип авыл халкы безгә кул селтәгән. Менә анысы тагын да аянычрак, - диде Александр Тыгин.
Алия Гаязова

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: