Яшел Үзән

Олы Ачасыр мәктәбе укучылары иҗаты

Шигъриятле авыл Шигъриятле авыл... Ераклардан Яңгырый сыман шагыйрь сүзләре. Әле дә яши монда аның рухы, Югалмаган Тукай эзләре. Гөлия Абзалина, VII сыйныф укучысы Бөек Тукаебыз Бөекләрнең бөеге, Әдипләрнең әдибе. Матур шигырьләре аша Безне сөендерүче. Әнием мине кечкенәдән Бишек җырын җырлап тибрәткән. Үсә төшкәч, балам дия-дия, Тукай шигырьләрен өйрәткән. «Туган авыл»,...

Шигъриятле авыл
Шигъриятле авыл... Ераклардан
Яңгырый сыман шагыйрь сүзләре.
Әле дә яши монда аның рухы,
Югалмаган Тукай эзләре.
Гөлия Абзалина,
VII сыйныф укучысы
Бөек Тукаебыз
Бөекләрнең бөеге,
Әдипләрнең әдибе.
Матур шигырьләре аша
Безне сөендерүче.
Әнием мине кечкенәдән
Бишек җырын җырлап тибрәткән.
Үсә төшкәч, балам дия-дия,
Тукай шигырьләрен өйрәткән.
«Туган авыл», «Пар ат» җырларын
Бик яратып укыйбыз.
Бер бәйрәм дә синең шигырьләрсез
Үтмәс диеп уйлыйбыз.
Ләйлә Шиһабетдинова,
VI сыйныф укучысы
***
Шигырь энҗе бөртегедәй
Күңелләргә гел куна.
Күңелемә илһам өсти,
Шигырь язарга өнди.
Илназ Сәйфетдинов,
V сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: