Яшел Үзән

Өемне, җанымны җылыткан мичләрем

Вакыт, гомерләр үткән саен искелекне сагынып куйган чаклар да була икән ул.

 Моңа сәбәп – җылыдан соң, кинәттән суыткан көннәр. «Элек булса, чыбык-чабык тергезеп, мич ягып җибәрер идек тә, өйгә җылы иңеп китәр иде», – дибез. 
Мичләребез юк шул инде хәзер. Газ миче бар барын, аңа арка терәп, җан җылытып утырып булмый. Мич мич инде ул. Аның янына килүгә җанга җылы бәрелеп тора. Өй сафланып китә, чөнки морҗа ачуга саф һава керә. 
Мичнең җылысы гына түгел, бөтен өйне ап-ак итеп яктыртып торуы да күңелгә якын. Акшарлаган саен өй яктыра бит. Ә мичендә пешкән ашлары да сагындыра әле аның. Кыш көннәрендә утын коры булып, тиз элсен дип утынын, 1-2 чырагачын мичкә кичтән үк тыгып куясың. Иртән бер шырпы белән дә кабынып китәчәк. Утынның шарт-шорт януын, күмер төшүен карап торуы үзе бер рәхәт. Эре, матур күмерләрне күмер сүндергеч савытка соскыч белән салып, капкачын ябып куясың да, самаварыңа да күмер салып җибәрәсең. Ул “җырлый” башлагач, мич култыгына көлләнә башлаган вак күмер өстенә бәрәңге тәгәрәтәсең. Ул пешә тора, ә син мич ашы – чуенга ит һәм эре туралган бәрәңге, борчак ашы әзерләп, пешкән, күмерле, көйгән бәрәңгеләрне алып, мичне җыйгач, чуенны тыгасың. Ухват сабы селкенмәсә, чуенны яхшы каптыра, әле төбендәге кирпечләрең дә тигез, шома булуы кирәк. Тигез булмаса, чуен әйләнеп, ашка әзерләгән әйберләрең мич төбенә тарала да, чыш-пыш килеп, пары мич авызына бөркелә инде. Андый хәлләр ашыкканда аеруча күп була. Мичтә пешкән ашның тәмлелеге! Ите сөяге белән эри иде. 
Мичне сагынудан тагын берсе – сөт белән әнкәй ипи камырыннан яңарткан коймак. Арыш оныннан пешкән ипи коймагын әнкәй ике табада алмаш-тилмәш пешерә иде. Без мәктәпкә киткәнче, җылы ризык ашатып җибәрде. Арыш коймагы бодайныкы кебек түгел, ул бойлыксыз. Җәелә, таба төбен майласаң да ябыша. Тәмле, бик тәмле иде. 
Мичебез 6-7 ипи сыярлык зур булды. Баштагы елларда әнкәй ипине мич төбенә ипи көрәге белән тыга иде (башта көлен себерә). Ул ипинең тәмлелекләре, кетердәп тора. Соңрак ипи табагына сала башладык, күрәмсең башта ипи табагыбыз да булмаган. 
Бодай агартып кайткач, оны иркенәйгәч, әнкәй иртәнге ашка күпертмә пешереп өлгертә башлады. Коймакныкы кебек камырга маен күбрәк кушып, кызган табага сала да, мичкә тыгып ала. Мич япкач табадагы күпертмә бик тиз пешә. Аның төбе туңмай салып пешергәндә бигрәк тәмле була. Күпертмә суынгач та тәмле ризык. Никадәр генә теләсәң дә, газда зур мичтәге кебек көен китереп пешереп булмый. Тулырак газетабыздан укый аласыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: