Яшел Үзән

Ныклап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыгар

Шәһәрдә тулай тораклар аз түгел. Соңгы вакытта аларда яшәүчеләрнең уңайсыз шартларга, хезмәтләр өчен түләүләрнең артык күп булуына дәгъвасы арта. Шундыйларның берсендә - Заикин урамының 14А йортында район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин булып, яшәүчеләр белән очрашты. Узган гасырның 70нче елларында төзелгән бу йортта капиталь ремонт бер тапкыр да булмаган, агымдагылары...

Шәһәрдә тулай тораклар аз түгел. Соңгы вакытта аларда яшәүчеләрнең уңайсыз шартларга, хезмәтләр өчен түләүләрнең артык күп булуына дәгъвасы арта. Шундыйларның берсендә - Заикин урамының 14А йортында район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин булып, яшәүчеләр белән очрашты.
Узган гасырның 70нче елларында төзелгән бу йортта капиталь ремонт бер тапкыр да булмаган, агымдагылары үткәрелсә дә, артыннан ук җимерелеп, кире шул хәленә кайткан. Ник дигәндә, уртак тормышка, җиһазга бернинди дә караш юк, аз булса да, халыкны тәртипкә китереп торырга вахтасы да. Канализациясе, электр үткәргечләре авария хәлендә. Коридорларыннан сугыш узган кебек. Идән-түшәмнәре кеше карарлык түгел, стеналары корымга баткан. Кыскасы, йорт тыштан башка йортлардан аерылып тормаса да, эчтәгесен яшәүчеләр үзләре генә белә. Өстәвенә, подвалын су баса. «Гомер буе заводта эшләдек, уңайлы торак шартларына без лаек түгелме?» - диючеләрнең ачынуында дөреслек бар. Түзәр мәлләре калмагач, үз исәпләренә евроремонт ясаучылары да, хәтта стоякларны алмаштыручылары шактый икән. Чөнки әлеге шартларда 25әр ел яшәүче гаиләләр дә монда җитәрлек. Начарларын бармак белән генә санарлык.
Торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Олег Анисимов аңлатуынча, бу бина муниципалитетка Горький исемендәге заводтан 2011 елда күчерелгән. Шул вакытта ремонт ясау буенча завод белән килешү дә төзелгән. Шул акчаның бер өлеше күчерелгәч, кайнар һәм салкын су канализациясен алмаштырганнар, исәпләү приборлары куйганнар. Төп проблема - подвалны су баса, ягъни коллектор язын-көзен тыгылып, су басымы астында шушы йорт подвалына үтеп керә. Нәтиҗәдә йортта дымлылык хөкем сөрә, гөмбәчекләр үрчи. Ә тузган коллекторларны алмаштырырга шактый күләмдә акча таләп ителә. «Түземсезлек белән коммуналь инфраструктураны ремонтлау өчен федераль программаның гамәлгә ашырылуын гына көтәргә кала безгә, - ди департамент җитәкчесе аптырагач. Тулай торакта яшәүчеләр ягыннан да аңлашу табылу кирәк, чөнки торак-коммуналь хезмәтләр өчен яшәүчеләрнең бурычы 790 мең сумга җиткән, ягъни 1 квадрат метрга - 24 сум. Әлеге бурыч күршедәге корпус белән чагыштырганда биш тапкыр артып киткән.
Александр Тыгин проблеманы хәл итүне үзеңнән башларга кирәклеген искәртеп, иң беренче чиратта яшәүчеләрнең бергә җыелышып, тулай торак өчен җаваплы кеше билгеләүне, вахта оештыруны, бурычларны түләп бетерүне тәкъдим итә. Вахтер мәсьәләсе хәл ителмәсә, сөйләшеп торуның мәгънәсе юклыгы да билгеләнә. «Мин әкият тылсымчысы түгел, сез үзегезгә тиешлесен эшлисез, без сезнең гамәлгә карап эш итәбез, - ди ул. - Сезгә җыелышып, барысын да уртага салып сөйләшергә һәм шуннан соң гына ремонт өчен күпме акча бүлеп бирергә мөмкин булуын без хәл итәчәкбез». Шунысы да бар, яшәүчеләрнең чисталык өмәсе кысасында тулай торак янын пычрактан чистартырга да чыгасы булыр. Май чиләге тышыннан ук күренә дигәндәй, ишек төбеннән үк чүбен ыргытып кергән яшәүчеләрнең торак шартларын яхшырту мәгънәсен югалтачак кына. Ә алар, үз чиратында, эш коралы китереп бирсәләр, өмәгә чыгарга әзер булуларын җиткерде. Әмма комга утырган көймәне кузгатып җибәрә алырлык бу очрашуда проблемалары башларыннан ашкан тулай торакта яшәүчеләрнең сан буенча килгән шәһәр җитәкчелегеннән кимрәк булу ике яклы килешү буласына шик уята.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: