Яшел Үзән

«Нур»ның киләчәге нурлы булырмы

Соңгы көннәрдә редакциябезнең телефоны тынмый, газета укучыларыбызның күбесен бер сорау борчый: «Нур» муниципаль унитар предприятиесе сөт акчасын кайчан түләр?

Иделнең аръягында мөгезле эре терлек асраучы халыкка уңайлыклар булдыру максатыннан ачылган предприятие уңышлы гына эшли башлаган иде. Алга куелган планнары да ул чакта зурдан булды. Шундый максатлар белән башланган эш кенә, никтер өметле күренмәде. Үз тырышлыгы, көче белән җитештереп тапшыр­ган сөт акчасын авыл халкы ала алмый интегә. Һәм мондый хәл беренче тапкыр гына түгел инде. Бирегә 15 гыйнвардан яңа җитәкче билгеләнгән, монысы инде, без белгәне, өченче директор. Бу атнада «Нур» проблемасы белән янып-көеп йөрүче җитәкче белән без дә таныштык. Төп борчыган соравыбыз, акча кайчан була? Хәер, бу сорау аңа көне-төне тынгылык бирми, телефоны без сөйләшкән арада да тынып тормады.
Наил Фидаил улы Низамиев тумышы белән Карашәм авылыннан, Норлатта яши. Белгечлеге буенча икътисадчы. «Әлеге предприятиегә, бурычларның күп булуын белә торып, ничек алындыгыз», - дип сорадым мин яңа җитәкчедән.
- Норлат авыл җирлеге башлыгы тәкъдим иткәч, каршы килә алмадым. «Нур» мине зур бурычлары белән каршы алды, куркытмады дип әйтсәм, ялган булыр. Бүгенге көндә Урысбага, Бәчек, Олы Ачасыр, Кече Ачасыр, Өтәшкә авылларыннан сөт җыябыз. Без исә халык тапшырган сөтне «Албаба» агрокомпаниясенә литрын 20 сумнан тапшырабыз, 2 сумы безгә кайта.
- Бүгенге көндә халык­ка күпме бурычыгыз бар һәм аны кайчан кайтара башлыйсыз?
- «Нур»ның 26 гыйнварга халыкка барлыгы 375 мең 900 сум бурычы бар. Менә бу көннәрдә счетка 190 мең 640 сум акча күчәргә тиеш. Без шул сумманы декабрь ае өчен ведомость буенча таратачакбыз.
- Калган сумманы ничек кайтарырга җыенасыз? Предприятие зыянга гына эшли булып чыга түгелме соң?
- Хакимият җитәкчелеге ярдәменә өмет итәбез. Чынлап та, предприятие зыянга эшләгән. Торак-коммуналь хезмәтләргә, ягулык-майлау материалларына, алты кешегә хезмәт хакы да түлисе бар бит. Предприятие эше үз-үзен акламый. Мин элеккеге җитәкчеләрне яманламыйм, киресенчә, авыр шартларда эшли алганнар, дип уйлыйм.
- Хәләл көчләре белән табып алган сөтнең акчасын халыкның вакытында аласы да килә. Күпләр бит шул сөт җитештереп, тормыш алып бара, балалар үстерә.
- Әйе, мин тулысынча сезнең фикерегез белән килешәм. Күпләр ЛПХ кредиты түли, алар аеннан айга акча килгәнне көтеп тора, банкка да бурычыңны вакытында кайтарырга кирәк. Халыкка да сөт бит бушлай гына килми, бөтен нәрсә акчага алына: фуражы да, саламы да, ә кул хезмәте күпме. Бәчек авылы халкы бездән тулысы белән баш тартты, алар сөтне Ульянга тапшыра башлады. Чөнки алар акчаны вакытында түли.
- Бүгенге көндә күпме сөт тапшыралар?
- Хәзер ике көнгә 100 литр сөт тапшырсалар, мин эшкә керешкәндә генә бу сан 600-700 литр иде. Кими. Элек ике көнгә 1 тоннага кадәр сөт тапшырыла иде. Халыкның ышанычын югалтабыз.
- Ә халык сезгә ышанып товарын тапшырсын өчен ниләр эшлисез? Аннан акчаны вакытында түләмәгәч, сездән баш тартырга мәҗбүр булалар да инде.
- «Нур» предприятие­се бездә сөт бәясен төшермәс, конкуренция ясар өчен дә кирәк ул. Әгәр дә без эшләүдән туктыйбыз икән, Ульяннан да, Чуашия республикасыннан да килеп сөтнең литрын 18 сумнан җыймаячаклар, бәясе төшәчәк, монысы факт. Үзебезнең предприя­тие эшләсен, халык сөтне нәкъ безгә тапшырсын өчен, халык белән сөйләшү, аңлату эшләре алып барабыз. Акчаны бу атнада түли башлыйбыз.
- Сезнең сүзләрегезгә бик тә ышанасы килә.
Бу мәсьәләгә карата район башлыгы Александр Тыгин фикере:
- Ничек кенә булмасын, сөт акчасын халык тулысы белән алып бетерергә тиеш.
Алия Гаязова

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: