Яшел Үзән

Ноябрьдә намаз вакытлары

Намаз – ул Аллаһ Тәгаләгә тән һәм җан белән гыйбадәт кылу.

Һәр мөселманга көненә биш тапкыр намаз уку тиешле: иртәнге намаз, өйлә, икенде, ахшам, ястү. Икенче төрле исемнәре дә бар: фәджр, зухр, гаср, мәгриб, иша. Беренче төр исеме фарсы телдән алынган булса, икенчесе – гарәп теленнән.

Намаз укыган кешенең җаны гөнаһлардан чистара, тәне – төрле авырулардан. Намаз – ул Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте, бик зур бүләге. Намаз уку кешегә рәхәтлек хисе, тынычлык китерә. Намаз уку һәм аны вакытында башкару һич кенә дә авыр түгел, киресенчә, Аллаһ Тәгалә кешегә җиңеләйтә.

Теги:
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: