Яшел Үзән

Норлатта урман утырту акциясе үтте

Бу көннәрдә авыл җирлегендә әйтерсең лә игелекле эшләр айлыгы бара, яхшы хәбәрләре белән сөендереп кенә тора.

Аның беренчесен Россия Федерациясе Оборона министрлыгының мөлкәт мөнәсәбәтләре департаменты җитәкчесе Артур Эйв һәм шул департамент хезмәткәре авылдашыбыз Марина Терешина тарафыннан эшләнде.
Ул, авыл уртасындагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә салынган монумент янына куелган, пушка. Бу ату коралының тарихы Сталинград оборонасы сугышларында катнашуы, дошманнарга каршы ут яудыручы буларак та билгеле. Һәйкәл янына куе­луы да, әйтерсең лә, һәлак булган авылдашларыбызның батырлыгын искә төшереп, аларны онытмыйча хәтердә сакларга өнди. Шушы тарихи экспонатны кайтаруда ярдәм иткәннәре өчен алда язып үткән игелек ияләренә авылдашлар, авыл җирлеге исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәсе килә, яхшылык җирдә ятмас, дигән, бит .
Икенче игелекле эшне авылыбызның бер төркем яшьләре агач утырту акциясен уздырды. Сабан туе мәйданы тирәсенә агачларны моңарчы утыртсалар да, тернәкләнеп китә алмадылар. Бу көнне тырыш, эшчән егетләр утызга якын агач үсентеләре утыртып кына калмадылар, аны мал-туардан саклау өчен рәшәткәләр белән әйләндереп тә алдылар. Менә бу агачларның һичшиксез үсеп китәчәгенә өмет бар. Озак та үтмәс, Сабан туена җыелган халык эсселектән интекмичә, сез утырткан агач күләгәсенә утырып, рәхәтләнеп бәйрәм итәр, Аллаһ боерса! Үзегезнең эш-гамәлләрегез белән үрнәк күрсәтеп авыл халкының хөрмәтен казандыгыз! Афәрин сезгә, егетләр, бик тә игелекле эш башкардыгыз, - дип хәбәр итте Норлаттан Розалия Ибраһимова.
Чыннан да, Норлатта да, башка авылларда да, Яшел Үзән дә бу көннәрдә агач утырту буенча республика акциясенә кушылып, бик күп яшь үсентеләр утыртылды. Яшел Үзәндә Ветераннар йорты тирәсенә агач утыртуга район башлыгы Александр Тыгин да кушылды. Шулай ук «Идел» инвалидларны тернәкләндерү республика үзәгендә дә акция уңышлы үтте.
- Безнең Яшел Үзәнебезнең исеме җисеменә туры килсен, авырулар табигатьтән дә дәва алсын, дип тырышабыз, - ди үзәк хезмәткәрләре.
Республикада барлыгы 350 гектарга якын мәйданда 1,5 млн данә агач утыртылды. Акциядә барлыгы 30 мең кеше катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: