Яшел Үзән

Норлатта хәлләр яхшы дип әйтеп булмый

Яз җитүне барлык кешеләр, җан ияләре зур хыял-өметләр белән көтеп ала. Әмма Норлат авылының Хәйруллин урамындагылар гына түгел. Ул урамның таш юлдан питомникка кадәрге өлешендә яшәүчеләр өчен яз, җәй, көз айлары үзе бер могҗизага тиң.

Аллаһ каргаган урам
Урамыбызга таш бервакытта да салынмаган, тыкрыклар турында әйтеп тә торасы юк. Урамның ике ягында 65ләп йортта 125ләп кеше яши. Шулай булса да, чүп контейнерлары куелмаган. Кунак кайтасы яки техника белән әйбер кайтартырга туры килсә, «Сезнең урамга кереп булмый!» - дип кенә җавап бирәләр. «Аллаһ каргаган урам» дип тә өстәргә онытмыйлар әле. Без, шушы урамда яшәүчеләр, бу сүзләр белән һич тә килешмибез: Аллаһ каргаган урам түгел, Норлат авылы җитәкчеләренең ваемсызлыгы аркасында шушы хәлгә җиткән урам ул.
Таш юлның икенче ягы шул ук Хәйруллин урамының дәвамы - Алан башы тирәсе урамын ел да карап торалар, чөнки без сайлаган депутатлар, шунда яши, җиңел машиналарда рәхәтләнеп җилдерә.
Без яшәгән урамда күпчелек пенсиядә булса да, вакытында салымын да, башка түләүләрне түләп барабыз.
Суның үз законы
Урамыбызның шундый хәлгә төшүенең җитди сәбәпләре дә бар. Авылыбызның югары ашында зур-зур оешмалар төзелгән: пекарня, балалар йорты, даруханә, дәваханә, 27 квартирлы йорт, мәктәп, балалар бакчасы. Барысына да су кергән. Гомуми канализация төзелеп бетмәде, юынтык сулар кая ага? Дөрес, зур оешмаларның һәрберсенең вакытлы төзелгән канализацияләре (чокыр) бар, әмма алар вакытында түгеләме соң? Йортларга да су кертелгәч, проект буенча барлык юынтык сулар дәваханә белән мәктәп арасыннан үләт базы юнәлешенә китәргә тиеш иде. Әмма ниндидер сәбәпләр аркасында бу эш туктатылды. Хәзер сулар теләсә ничек ага. Суның бит аның үз законы, каян тели, шуннан ага.
Хат ташучыбыз әйбәт
Урамыбызда үз көчләре белән йортлар төзеп, озак еллар хөкүмәтебез хезмәтләрендә намус белән эшләп лаеклы ялга чыккан укытучылар, балалар йортлары, медицина учреждениесе хезмәткәрләре, мәчет картлары, укучы һәм кечкенә балалар яши.
Һәр йортта газета-журналлар алдыралар. Зур-зур сумка күтәргән хат ташучыларга да безнең урам буенча йөрүе авыр. Аз хезмәт хакына безнең урам кебек җайсыз урам буенча йөрсәләр дә, намуслы эшләп ялга чыккан почта хезмәткәрләре бар. Урамыбыз­да яшәүчеләр алардан бик канәгать булды. Алар эштән киткәч, дүрт айга биш хат ташучы алмашынды. Бераз гына эшләп алалар да, яхшырак эш тапкач, китеп баралар. Берничә атна почта бүлеге җитәкчеләре, бухгалтерлары пенсияләрне, газета-журналларны өләшкәләп йөрде. Аллаһка шөкер, соңгы ике елда Анна Юнысова эшли. Яшь кенә булса да, бик җитез, уңган. Ире Марсель белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Пенсияләрне, вакытлы матбугатны вакытында китерә. Ялгыз карт-карчыкларның түләүләрен дә түли, бик намуслы.
Агымсу рәнҗи бит
Авыл халкы, шартлар нинди генә булса да, яшәргә тырыша инде ул. Менә көннәр җылына башлагач, йортларның идән аслары, нәүрәпләр, хранилищелар су белән тула, көзгә кадәр бетми. Без инде саклана торган бәрәңгеләрне, бәрәңге орлыкларын өскәрәк күтәреп куя башладык.
Норлат авылын икегә бүлеп, Кече елга ага, Рязаново, Прибойларны узып, зур елгага кушыла. Шул елга ярына ике яклап нинди генә тирес түгелмәгән. Якын тирәдәге кибетләр дә юынтык суларны шунда агыза. Агым суның рәнҗүеннән ничек курыкмыйлардыр. Андый әшәкелекне сәламәт акыллы мөселман кешесе эшләргә тиеш түгел.
2016 ел сулыкларны саклау елы буларак игълан ителде. Югарыда күрсәтелгән кимчелекләрне бердәм булсак кына җиңеп чыгарбыз.
Сагынып искә алырга гына калды
Без эшләгән елларда Норлат авыл җирлеге башлыгы булып Юныс Әхсәнов эшләде. Ул авылны бер йодрык­ка туплап тота белде. Безнең кебек юллама белән килүчеләрне дә кыерсыттырмады. Эшне дә таләп итте, урыны белән яклады да. Район үзәге шәһәргә күчерелгәч, һәрбер оешмага авыр булды. Эшне район җитәкчеләре күрсәтмәсе белән генә алып баралар иде бит. Шәһәр белән авыл бер казанда кайный алмый шул. Шул авылда яшәгәч, авыл халкының тормышын, мәшәкатьләрен белеп эш итә белергә кирәк. Кешеләр күңеленә оныта алмаслык яра салырга ярамый. Шундый вакытларда авыл җирлеге башлыгы ярдәме бик кирәк. Ул яктан Әхсәнов бик төпле акыллы киңәшләр бирә, гел ярдәм итә иде. Хәзер вафат, урыны җәннәттә булсын, тыныч йокласын. Авыл халкы аны бары тик яхшы яктан гына искә ала, бик тә рәхмәтле. Алма агачыннан ерак төшмәгән кебек, балалары да халык өчен тырышып гомер кичерә. Кызы Илсөяр Норлат участок дәваханәсендә баш табиб, улы Илдар район үзәк дәваханәсенең күз авырулары бүлеген җитәкли.
Юныс Әхсәнов авыл җирлеге башлыгы вазифасыннан киткәч, Норлатта эшләр сүлпәнләнде. Урам юлларының, тротуарларның төзексезлеге, сукбай этләрнең күплеге, тәртипсез гаиләләрнең арта баруы җанны әрнетә. Сугыштан соңгы елларда да андый гаиләләр юк иде бит. Кыш көннәрендә урамнар, тротуарлар чис­тартылмый. Безнең урам кышы буена өч тапкыр чистартылды. Тыкрыклар турында әйтеп тә торасы юк. Гагарин урамындагы азык-төлек кибете өстенә вышка урнаштырдылар. Шул ук рәттә кеше йөри, җиләк-җимеш бакчалары, дүрт кибет... Ул вышка сәламәтлек нурлары чәчеп утырмый бит...
Менә шундый хәлдә яши Норлат халкы.
Рокыя Гатиятуллина.
Норлат
Редакциядән.
- Дөрестән дә, Норлат авылының Хәйруллин урамының бер өлешендә юллар ясалмаган. 2016 елда җирле салым, без уйлаганча җыелса, бу урамның күпмедер өлешенә таш салырга планлаштырабыз.
«Норлат МПП ЖКХ» структурасы Норлат җирлеге социаль объектларыннан сыек көнкүреш калдыкларын вакытында чыгарып бара, әлегә авариялар булганы юк.
Көнкүреш калдыкларын тиешле урынга илтеп куймаган гражданнар Норлат җирлеге башкарма комитеты тарафыннан кисәтелә һәм штрафка тартыла.
2016 елның кыш айларында Норлат урамнары даими рәвештө чистартылып торды. Гагарин урамында урнашкан кәрәзле телефон станциясе шәхси участокта тора, Роспотребнадзор тикшерүеннән соң, бу вышка кеше сәламәтлегенә зарарсыз дип табылды, - дип хәбәр итте Норлат авыл җирлеге башлыгы Ринат Баһаветдинов.
Редакциядән.
- Дөрестән дә, Норлат авылының Хәйруллин урамының бер өлешендә юллар ясалмаган. 2016 елда җирле салым, без уйлаганча җыелса, бу урамның күпмедер өлешенә таш салырга планлаштырабыз.
«Норлат МПП ЖКХ» структурасы Норлат җирлеге социаль объектларыннан сыек көнкүреш калдыкларын вакытында чыгарып бара, әлегә авариялар булганы юк.
Көнкүреш калдыкларын тиешле урынга илтеп куймаган гражданнар Норлат җирлеге башкарма комитеты тарафыннан кисәтелә һәм штрафка тартыла.
2016 елның кыш айларында Норлат урамнары даими рәвештө чистартылып торды. Гагарин урамында урнашкан кәрәзле телефон станциясе шәхси участокта тора, Роспотребнадзор тикшерүеннән соң, бу вышка кеше сәламәтлегенә зарарсыз дип табылды, - дип хәбәр итте Норлат авыл җирлеге башлыгы Ринат Баһаветдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: