Норлат авылы активистлары Интернет челтәрендә үз авылларының төркемен булдырды.
«Төньяк йолдыз» дип аталган төркемдә авыл проблемалары күтәрелә, авылдашларның уңышлары, казанышлары күрсәтелә.
Бу көннәрдә норлатлылар авылдашлары Данияр Гариповны котлый. Спортчы егет Чебаксада уздырылган чаңгы спорты буенча «Казан марафоны-41»дә 30 км арага йөгерүдә I урынга лаек булган. Даниярны ярышка Илгиз Баһаветдинов әзерләгән.