Яшел Үзән

Норлат Сабан туена бүләкләр җыйдылар (фоторепортаж)

Норлат урамы баян, гармун тавышларына күмелде. Нәрсә булды, нинди бәйрәм?!

Мәдәният хезмәткәрләре авыл яшьләре белән берлектә Сабан туена бүләк җыярга чыкканнар икән! Өлкәнрәк буын борынгыдан килгән гореф-гадәтләребезне яңартырга алынган яшьләрне ничек каршылауларын күрсәгез икән?! Шатлык һәм соклану күз яшьләре белән. Ерак яшьлекләрендә дә шулай иде бит - сабан туе якынлашыр алдыннан күңелләре бүләк сорап килүчеләрне көтә иде. Һәм син кыш буе чиккән сөлгене яки кулъяулыгын чыгарып бирәсең. Капка төбенә килгән яшьләр арасында син күз атып йөргән егет тә булса, бетте... Эх, еракта калды шул аларның яшьлеге. Әмма бүгенге яшьләр дә кимен куймый. Әнә ничек күңелле!

Фотолар Норлат авылы сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: