Яшел Үзән

Нияз Мингалиев: «Күркәм әхлак кешеләрне бизи»

Көнчелек. Кеше көнчелек тойганда, үзенең бик үк камил булмавына үкенә. Кемдер аңа караганда яхшырак булганда, башка кешеләр уңышка ирешкәндә (ул да аңа лаек бит!) үзен бик начар хис итә.

Гадәттә, «ак» һәм «кара» көнчелек бар, диләр. Агы - көнләшкәндә башкаларның уңышларына шатланган очракта, әмма бу - көнчелекнең чын асылын аңламаудан килә. Кара көнчелек кемнеңдер өстенлеген (яхшы якларын) юк итүне максат итеп куя. Мондый яман сыйфат кешенең көчен бушка сарыф иттерә. Адәм баласы күбрәк көнләшкән саен, үзенең көчсезлегенә ныграк ышана бара.
Көнчелек - кеше холкының начар сыйфаты, ул беркайчан да бәхет китермәячәк. Ислам дине аның турында: «Ут утынны яндырып ничек юк иткән кебек, көнчелек тә кешенең яхшылык­ларын, изге гамәлләренең савабын бетерә», - ди. Үзеңнең көнчелегеңне тану - аннан котылуның яртысы дигән сүз. Гомумән, башкаларда яхшырак булган нәрсәләрдән көнләшү - зур акылсызлык һәм ахмаклык. Көндәлек тормышта бу мәсьәләгә бик күп мисаллар китерергә мөмкин, шуларның берсен, дустым сөйләгәннәрне, сезгә тәкъдим итәм.
...Хастаханәнең бер палатасында авыр хәлдә, аягында йөри алмый торган ике авыру ята. Берсенең караваты тәрәзә янында, икенчесенеке - ишек буенда.
- Тәрәзәдән ниләр күрәсең? - дип сорый ишек янында ятучысы.
- Искиткеч гүзәллек, - дип җавап бирә тәрәзә янындагысы, - зәп-зәңгәр күк йөзен, хайван сурәтенә охшаган болытларны, күлне, ерактагы урманны күрәм.
Һәр көнне тәрәзә янында ятучы авыру үзенең күршесенә тәрәзә аша ниләр күргәнен сөйләп торган. Күлдә көймәдәге балыкчыларның зур гына балык тотканын, яр буенда чыр-чу килеп уйнап йөрүче балаларны, яшь гашыйкларның бер-берсенең кулларын тотышып, күзләренә карашып торуын, барысын-барысын да тәфсилләп күршесенә җиткерә барган. Тыштагы гүзәллек турында ишетеп торганда, күршесенең күңелендә көнчелек хисе уянган, күбрәк тыңлаган саен, аның көнчелеге арта барган. «Нинди гаделсезлек, - дип уйлаган ул, ни өчен мине түгел, ә аны тәрәзә янындагы караватка салганнар? Ул рәхәтләнеп тәрәзәдән дөньяны күзәтә, хозурлана, ә мин палата ишегенең куба башлаган буявына карап ятам!»
Беркөнне кичкырын тәрәзә янында ятучы авыру бик көчле ютәлли башлаган, тыны кысылудан түзалмыйча, шәфкать туташын чакыра торган төймәгә (кнопкага) сузылган, әмма хәле начарлана бару сәбәпле, бармагы төймәгә баса алмаган. Күршесе бу хәлне күзәтеп торган. Аңа үзенең төймәсенә басып шәфкать туташын чакыру берни түгел, ләкин ул алай эшләмәгән. Күпмедер вакыттан соң, җәфаланган авыру хәрәкәтсез, тып-тын калып, үзенең ятагында сузылган.
Мәетне алып киткәннән соң, ишек янында ятучы авыру, шәфкать туташларыннан үзен тәрәзә буена күчереп салуларын сораган. Аның теләген үтәгәннәр. Урын-җирләрен тәртипкә китереп, авыруны тәрәзә буендагы ятакка салгач, шәфкать туташы аның әйберләрен авыру янындагы тумбочкага күчергән. Шулчак бу авыру гаҗәпләнгән тавыш белән:
- Болай булырга тиеш түгел! Бу тәрәзәдән каршыдагы йортның дивары (стенасы) гына күренә! Үлгән күршем миңа тәрәзәдән күл, урман, балаларның уйнаганнары күренә, дип сөйләгән иде, ә ул аларны кайдан күргән икән? - дигән тына төшеп.
Шәфкать туташы моңсу гына елмаеп:
- Ул дөм сукыр иде, бик күп еллар дөнья яктысын күрә алмады. Сезнең авыруларыгыз, сызлану-әрнүләрегез онытылып торсын өчен, изге ният белән, үзенең балачак хатирәләрен көннәр буе сөйләгәндер, - дип, акрын гына ишекне ябып, палатадан чыгып киткән...
Көнчелек «корты» күңеленә кергән авыру, үзенең күршесе авыр хәлдә калганда да, аңа ярдәм кулы сузмаган. Аның «уңайлы» караватына ятып, дөньяның гүзәллеген күзәтергә ашыккан...
Әйе, көнчелек - бик куркыныч чир. Аңардан котылу өчен кеше үзенең тырышлыгын да, ихтыяр көчен дә җигәргә тиеш. Тирә-юньдәгеләргә игътибарлы булырга, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышырга кирәк. Күркәм холыклы булуга ни җитә!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: