Яшел Үзән

Нинди генә чакларда да, туганлык кадерен белик

Туганнар, якыннар.... Бу сүзне ничәмә тапкыр кабатлап, туганлык сүзенә басым ясап, күп тапкырлар уйга таласын.

Әллә үзебез, әллә дөньясы шундый, туганнар ерагая барган кебек. Бар шундыйлары, кесәсе калынайгач, якын туганыңны сатарга, хәтта судка бирергә әзер торучысы, икенчеләре — кирәгең калмагач, якында торып та, сине күрмәмешкә салышып, исәнләшмәгәннәре, өченчеләре — берничә еллар күрешми торып, хәлләреңне башкалар аша белеп, синең өчен бөтен җаны-тәне белән кайгыручылары.

Мин бүгенгедәй хәтерлим, без балачактагы әбиләр (әтинең әнисе Гайшә әбине без әнки дип йөри идек, уры ны җәннәттә булсын) арасындагы туганлыкны никадәр якын итеп, дус, тату яшәгәннәрен. Әнки үзе Кармыш авылыннан булгач, Яраслаудан елга бер кайтучы сеңлесеннән башка, якын-тирәдә туганнары бөтенләй юк иде. Шуңа күрә, бабай ягыннан бөтен туганнарны хөрмәт итеп, якын күрде. Бабайның сеңлесе, күрше Айдар авылында яшәүче Шәмсениса тәтәй, Күгәйдә яшәүче (бабайның туганнан туган энесенең хатыны) Сәмәрәт абҗиңги (Советлар Союзы Герое Хәлил абый Хәйруллинның әнисе) белән үлгәнче дус булып, бер-берсенә куна калып йөрешеп, тату яшәделәр. Алар өчесе бергә жыелсалар, уен-көлке, мәзәк хәлләр сөйләп, чөкердәшеп чәйләр эчеп, намаз сүрәләре өйрәнеп, бик күңелле уздыралар иде. Шул туганлык җебен бугенгә кадәр саклап, балаларына да җиткереп торучы, Айдар авылында яшәүче Шәмсениса тәтәй килене Гөлсем апа Йосыпова турында язмый кала алмыйм.

Гөлсем апа күрше Мулла Иле авылыннан Айдарга 1953 елда килен булып төшә. Бөтен яктан да булган, эшкә уңган, чибәр Гөлсем апа 1954-1956 елларда Күгеш авылындагы прәннек заводында эшли (ул заводны олы яшьтәгеләр генә хәтерли торганнардыр инде хәзер). Касыйм абый белән бер ул, өч кыз бала тәрбияләп үстерәләр.Әле аның өстенә, заманына күрә бик зур саналган, 5 тәрәзәле йорт җиткезеп, дүрт баланы да укытып, кеше итеп, олы тормыш юлына чыгаралар. Олысы Фирдәүсә апа Яшел Үзән медицина көллиятен тәмамлап, хәзергә кадәр Серго заводында шәфкать туташы булып эшли, уртанчысы Гөлшат апа — югары квалификацияле штукатур-маляр, Гөлсинә апа кооператив техникумын бетереп, баш хисапчы булып эшли. Фидаил абый белән Гөлфинә апа, авылда матур гына, үз өйләрен булдырып, яшәп яталар. Гөлсем апа, Шәмсениса тәтәй белән дә гомер буе, дус-тату дөнья көттеләр. Әбиләр үзләренчә, бер-берсен корьән ашларыннан калдырмый яшәсәләр, әти-әниләр, өй туйлары, балалар туйларында бергә-бергә күңелле итеп көн күрделәр. Хәзер

Гөлсем апа Айдар авылында үзе генә гомер итә. Үзе генә дию дөрес булмас, чөнки аның янында берсеннән берсе уңган, тырыш кызлары: Фирдәүсә апа, Гөлшат апа,Гөлсинә апа, килене Гөлфинә апа белән улы Фидаил абый. Кызларның һәркайсының үз гаиләсе, яраткан эше бар, шулай булуга карамастан, Гөлсем апаны ялгызын калдырмый, гел кайтып торалар.
Гөлсем апа! Синең шулай безне якын туган итеп күргәнең өчен Аллаһның рәхмәтләре яусын! Сиңа ихлас күңелдән исәнлек телим, һәр көнне Аллаһка шөкер диеп яшәргә язсын.

Зөлфия Хәйруллина.
Күгәй

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: