Яшел Үзән

«Нигезгә кычыткан үсмәсен иде!»

Күгештә тырыш һәм уңган гаиләләр күп, газетабыз битләрендә урын алганнары да бар.

Шундый танышларыбызның берсе – Хәсәновлар. Бу авылга килгән-килгән, бер очтан хәлләрен һәм тормыш-көнкүрешләрендәге яңалыкларын белешү теләге белән, аларга бу юлы да сугылырга булдык.

Без килгәндә йорт хуҗасы Радик печән әзерләгән җиреннән кайтып кына туктаган иде әле. «Сезне эш кыяфәтендә каршы алу традициягә әйләнде ахры инде», – дип, көлеп сәламләде ул безне. Нишләтәсең инде, кызу хезмәт вакыты бит, беркемне дә гаеп итә торган чак түгел, кәчтүм-чалбар киеп болында чалгы тотып йөрмәссең. Ә үзе, без өйгә кереп, әнисе белән исәнләшкәнче, кияү егетедәй киенеп чыгып та басты. Өлгер кеше бөтен җирдә җәлт инде ул.

– Әллә ни яңалыклар юк инде, олыгайдык кына, – диде, гомере буе балаларга белем биргән Рузалия апа Хәсәнова. – Гадәттәгечә, иртәдән үк эш башлана, кем әйтмешли, завод кайный. Сыерларны савып, сепараттан аертабыз, шулай ук, каймак, эремчек, май, корт ясыйбыз. Сатарга хәзер мин бик йөрмим, улым үзе генә бара күбрәк. Сыерларыбыз быел 4 булды, үгезләр 2-3 баш, үсеп тора, суеп торабыз. Шулар белән мәйханә килеп ятабыз. Мәктәпне, эшемне сагындым. 40 ел укыттым бит. Укучыларым килгәләп йөриләр, рәхмәт.

Рузалия апа быел кече хаҗга барып кайту бәхетенә ирешкән. «Хаҗга бик барасым килде, шул хәтле талпындым барырга. Бик вакытлы өлгердем дә, насыйп булгач. Миннән соңгы төркемне, коронавирус аркасында, кире бордылар. Аннан бөтенләй башка кеше булып, үзгәреп кайттым. Хәзер бик күп нәрсәләргә карашым үзгә. Аллаһы Тәгалә кешене авыру белән пакълый диләр, мин дә кайт кач авырдым. Менә Коръән чыгам, аның белән дә утырам. Кызу печән өсте, мине ул эшкә катнаштырмыйлар, улым белән киленем башкара, – ди хөрмәтле хаҗия ханым, – улым бик молодец, аның янында киленем Айназ молодец! Тормышны, эшне яратып яшиләр. Оныгым Эльвина бик булыша йортта. V сыйныфка бара, гел кул арасында, миңа бик зур ярдәмче».

Әйе, мактарлыклары булганга мактый дыр балаларын Рузалия апа. Күп авылдашларыннан аермалы буларак, аның картлык көннәре ышанычлы, чөнки, тәрәзәдән күзен алмый, улының әллә нигә бер шәһәрдән кайтканын зарыгып көтәсе юк. Ышанычлы терәге аның янында. Әби-бабай, әти-әни гомер иткән нигезне саклап, авылда төпләнеп калган.

– Авылда хезмәттән курыкмаган кеше генә кала, китәләр шул яшьләр, – дип, сүзен дәвам итә Рузалия апа. – Мин дә улымны шәһәргә җибәрү яклы идем. Рәхәт яшәсен, дип уйладым. Әни-каенанам чат ябышты малайга, улым, китмәсәң иде, шушы нигезгә кычыткан үсмәсен иде, дип.Бик зирәк булган. Менә хәзер, үзем дә олыгаеп барганда, тирә-яктагы нигезләрне күрәм дә, аның ничек хаклы булуын аңлыйм. Улым ул вакытта мине түгел, әбисен тыңлап, дөрес карар кабул иткән. Әни бик булышты тормыш иткәндә. 90 яшенә кадәр бәрәңгедә эшләде, бер тик тормады. Бик юксынабыз, сагынабыз, рәхмәт аңа.

Чынлап та, тырыш булмасаң, эш яратмасаң авылда җитеш тормыш булдырып яшәп булмый. «Авыллар бетеп бара, шунысы аяныч», – ди Радик. Аяныч, әлбәттә. Хәзер ачы таңнан караңгыга кадәр хезмәт итеп, тир түгәргә теләүчеләр юк дәрәҗәсендә шул. Әти-әниләр дә кадерле балаларын читкә җибәрү яклы. Әлегә үзләре көч-дәрманлы вакытта ялгыз картлык турында уйлар башка керми шул, ул-кызларына җиңел тормыш төзү уйлары күбрәк...

Нигез сакчылары булып авылда төп ләнеп калырга җөрьәт иткән батырларга медаль уйлап табарга вакыт бугай. Саллы ярдәм булса – тагын да яхшы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: