Яшел Үзән

Нигә, әни, язмышыма үч иттең?..

Миңа 5-6 яшь тирәсе булгандыр. Урамда уйнап йөргәндә кул чугы бөкрәеп, өскә карап торган апаны күреп, тетрәнгәнем истә калган.

Капка төбендә утырган дәү әнидән: "Ул апаның кулы нигә шундый?" - дип сорадым. "Балачакта әнисе тәрәзә төбенә утырткан булган. Бала шуннан егылып төшеп, кулын әнә шулай имгәткән. Гомерлеккә гарип калды бичара", - дип сөйләгән иде дәү әни.

Бәхетенә, яхшы күңелле ир очрап, бу апа ялгыз калмаган, аның үзенең дә ике кызы бар иде инде ул чакта. Ә менә әтисе исереп кайтып, өйдә әнисенә пычак белән кизән­гәндә курку алган сыйныфташым бик ямьсез итеп тотлыга иде. Ул чире әле дә бетмәде. Шуның аркасында кызлар белән дә таныша алмый. Ояла, читенсенә, үзен ким тоя.

Өлкәннәрнең уйламыйча кылган бер гамәле аркасында ба­ланың язмышы төптән-тамырдан үзгәрер­гә мөмкин шул. Иң кызганычы, игътибарсызлык аркасында һәлак булган балалар жәл. Соңгы көннәрдә генә дә республикада ничә бала тәрәзәдән егылып төшеп, дөнья белән хушлашты. Кышын, коляска белән балконга һава суларга дип чыгарып, шунда онытылып, өшеп үлгән­нәре дә җитәрлек.

РФ Президенты карамагында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Павел Астахов мондый очракларны бары тик ата-аналарның гамьсезлеге бе­лән бәйли һәм өлкәннәргә карата җәза чараларын катгыйландырырга кирәк дип саный. Аның фи­ке­ренчә, Административ хокук бозулар турында кодекска үзгә­реш­ләр кертергә вакыт җитте. Балаларын тиешенчә карамаган ата-ана­ларга 5 мең сумга кадәр штраф салырга кирәк, ди ул. Бу, нигездә, баласын өйдә яки машинада караучысыз калдыручы ата-аналарга кагыла.

Психологлар җәзаны баланың яшенә карап кулланырга киңәш итә. Мәсәлән, 7 яшькә кадәрге балалар аеруча да зур куркыныч астында. Егылып, берәр җирен авырттырырга, чокырга егылып төшәргә, авыр әйбер астында калырга, машина каршысына йөгереп чыгарга, ут белән уйнарга һ.б. мөмкин. Монда бит әле тән ярасы гына түгел, психологик якны да исәпкә алырга кирәк, ди белгечләр. Балачакта алынган курку хисе баланың киләчәктәге язмышы өчен шулай ук әһәмиятле, ди белгечләр.

- Баласын карамаучы ата-аналарга штраф кертүгә мин биш куллап риза, - ди 4 бала анасы,хуҗабикә Зөлфия Закирова. - Баланы һич кенә дә ялгыз калдырырга ярамый. Дүрт баламны да үзем карап үстерәм, булышыр кешем юк. Ирем көне-төне эштә. Бала кая барып бәрелергә белмичә, каңгырап йөрергә тиеш түгел, аңа шөгыль табарга кирәк. Дөрес, бу җиңел түгел. Минем өчен моның тискәре ягы - карьерама нокта куярга туры килде. Дөньяга ки­тер­гәнмен икән, алар өчен бары мин генә җаваплы. Шулай да бала белән өйдә утырган өчен аңа өч яшь тулганчы пособие түләсеннәр иде дигән фикерем бар. Үзегез уйлап карагыз, өч яшькә кадәр баланы бер генә балалар бакчасына да алмыйлар, урыннар юк. Ә аны ашатырга, киендерергә, торак-комму­наль хуҗалык хезмәтләре өчен түләргә кирәк. Дарулар да арзан түгел. Шуңа күрә ата-аналарның күбесе, баласы тәпи китү белән, күзен-башын акайтып эшкә чыгарга тырыша. Шул баласы өчен тырышудан бит инде ул. Өч яшькә кадәр булса да түләнсә, миңа калса, фаҗигале хәлләр азрак булыр иде.

Гөлгенә Шиһапова, "ВТ" журналисты:

- Мин каршы бу яңалыкка. Ике баламны да, мәктәп яшенә җиткән­че диярлек, тулай торак шартларында үстердем. Янда әби-бабай булмады. Аш бүлмәсенә чыксам да, бәдрәфкә барасы булса да, бер күзем балаларда булды. Миңа калса, мондый үзгәрешләр дәүләт эшен­нән бушый алмаганнарга түгел, ә сыра эчеп, күңел ачып, баласын бала дип белмәүче ата-ана­ларга кагылырга тиеш. Нишлисең инде, төрле чак була, балалар еш кына өйдә ялгызлары утырып кала. Белгән догаларымны укып, Ал­лаһка тапшырырга тырышам. Бу бит аларны карыйсы кил­мәгәннән түгел, тормыш мәҗбүр итә. Ни өчен бала тудыру йортында баласыннан баш тартып, гариза язучы күке аналарга бернинди дә штраф каралмаган? 5 мең сум штраф салдылар ди, бу акча бит шушы мескен, баласын да карарга, хуҗалы­гын да алып барырга тырышкан гаилә кесәсенә китереп сугачак. Шул ук баланың ризыгы, киеме дигән сүз.

Рөстәм хәзрәт Ясәвиев, Казанның "Өмет" мәчете имам-хатыйбы:

- Бу бүген генә килеп чыккан яки бүтән очрак белән бәйле проблема түгел. Аның нигезенә карарга кирәк. Чыннан да, иң зур җавап­лылык ата-анада. Без хәзер кулланучы рәвешенә кайтып калдык, кошлар балаларына чебен-черки тотып, шуны авызларына салып, яңадан ризык эзләп киткән кебек, ата-ананың да бала каравы шуңа кайтып калды. Тиз генә кирәк-ярак­ларны әзерләп калдыра да тагын эшкә ыргыла. Әлбәттә, бер гаиләне икенчесе белән чагыштырып булмый. Ялгызы гына бала тәрбияләгән аналар бар. Балалары белән кү­ре­шүдән мәхрүм булганнар да күп. Акыллы киңәш бирә торган дәү әти-әниләр аз. Дөнья куалар. 5 мең штраф белән генә вәзгыятьне үзгәртеп булыр дип уйламыйм. Ата-анага булган карашны үзгәртергә кирәк. Гаи­ләләр матди яктан азмы-күпме ярдәм алса, баласын ташлап, эшкә чыгып йөгермәс иде.

Икенче балага ана капиталы, өченче балага бернинди коммуникациясе булмаган җир бирелсен ди, бу бит реаль ярдәм түгел. Калганын ата-ана үзе уйлап бетерергә, юнәтергә тиеш. Шуңа күрә бала үсеше турында уйларга вакыты калмый да. Ә бит Россия - бай дәүләт. Шул байлыкны бала үсеше­нә тотарга мөмкин булган ярдәм кирәк. Аннан соң, тәкъдире шулдыр дип, барысын да: "Ни язса, шул булыр", - дип калдыру да дөрес тү­гел. Сакланганны саклармын, дигән Аллаһы Тәгалә. Тәкъ­дир, мәсәлән, күп­медер дәрәҗәдә дога-гыйбадәт белән үзгәртә ала.

Ватаным Татарстан

Материал матбугат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: