Яшел Үзән

Әниемә мәдхия

Сугыш чоры балалары турында күп языла. Мин дә үземнең әнием турында язып үтәсем килә, сәламем булып ирешсен.

Ул елларда бөтен ил халкына авыр булган. Бергә авырлык күргәннәр - бергә җиңеп чык­каннар.
Әниемнең озын гомер юлының кыска гына бер мизгелен язып үтәсем килә, чөнки күп кешеләрнең язмышы охшаш.
Әнием Мөршидә Шәрәфиева Биектау районы Сулабаш авылыныкы. Яшүсмер еллары сугыш елларына туры килә. Бертуганы Әмир абыйсы сугыштан әйләнеп кайт­мый, икенчесе Тимергали абый да, тимер кебек нык булсын дип исем бирсәләр дә, сугыш кырыннан кайтмады. «Днепр елгасы алды балам гәүдәсен!» дип, әбием гел елый иде.
Ул елларда халык тылда көнне төнгә ялгап эшләде. Ачлык-ялан­гачлык та әниләрне урап узмаган. Бер-ике пот бәрәңгене ипигә алмаштырыр өчен, уфалла арбасын тартып, Казанга кадәр барырга туры килгән. Энеләре ул кайтасын өй түбәсенә кадәр менеп көткәннәр: шулкадәр ашыйсылары килгән. Кыр буйлап черек бәрәңге эзләп йөрергә дә, урман кисәргә дә туры килә.
Сугыш беткәч тә тормыш тиз генә җайланмый бит әле. Кырыс, гаделсез законнар бик күп булган. Әни 1950 елда кияүгә чыга, дүрт елдан әтине бер гаепсезгә төрмәгә утыртып куялар. Әни, бер авыз русча сүз белмәгән килеш, ике баласын җитәкләп, әти артыннан Себергә юл тота. Товар вагоннарында бара. Юлында мәрхәмәтле кешеләр очрап, әтине эзләп таба. Тайгада бер поселокта 11 ел яшәдек. Әти туган якка әйбәт характеристика белән кайтты, СМУда 70 яше тулганчы тракторда эшләде. Вафатына да 9 ел вакыт узып киткән инде. Әнием, Аллаһка шөкер, 88 яшен тутыра, Дөбъязда улы һәм килене карамагында яши. Балаларга, оныкларга, оныкчыкларга хәленнән килгәнчә ярдәм итә.
Әниемне Дөбъяз төбәгендә, әти артыннан Себергә кадәр барганы өчен, декабрист хатыны дип йөртәләр. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан медаль белән дә бүләкләделәр.
Әниемнең тормыш юлын моңлы бер җырга салыр идем.
Гөлсинә Җиһаншина.
Мулла Иле

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: